“Молокомер”га сыймый
Дамир Асылов газета битләрендә нефтьчеләр турында күп яза. Шуларны укыганда үземнең дә баштан үткән бер вакыйга искә төште.
…"Актүбәнефть"тә эшләгән чор. Зур, күләмле конференция була диделәр. Өлкән оператор буларак, миңа да барырга куштылар. Конференция башланып китте. Кунаклар хәйран күп җыелган. Профсоюзларның өлкә комитетыннан да бар. Президиум нәчәлникләр белән тулы.
Нефть үлчәү приборлары турында сөйләшү башлангач, сүз кызып китте. Ул вакытта хәзерге кебек ГЗУлар (русчалап әйткәндә, групповая замерная установка) юк әле. Башлыклар приборлар нефтьне дөрес үлчәми дип зарланалар. Шунда Азнакайның беренче секретаре Әнвәр Баһаветдинов сүз алды (безнең якларда бераз эшләгәч, аны ТАССРның Верховный Советы рәисе итеп алдылар). "Оят түгелме сезгә? Нефть үлчи алмыйсыз. Әнә колхоз-совхозлар атна саен "контрольный дойка" ясыйлар", - ди бу.
Шунда мин түзмәдем: "Әнвәр Бәдертдинович, безнең суткага 500 тонна нефть бирүче скважиналар бар, ул хәтле нефть молокомерга сыймый бит", - дидем.
Озакламый тәнәфес игълан иттеләр. Идарә начальнигы Яруллин чакырып алды. Ул мине бик яхшы белә иде, 1974 елда, җитәкчеләргә бирмичә, миңа "Москвич" биргән иде. Машина бирде дигәч тә, бушлай дип уйлый күрмәгез тагын. Ул чакта машиналарны идарәләргә чират буенча бүлеп бирделәр. Яруллин әйтә миңа: "Бик дөрес әйттең дә бит, дәшмәскә генә иде сиңа, барыбер Баһаветдинов белми бит аны". Күз кырыем белән генә карыйм, читтәрәк цех нәчәлникләре, мастерлар кычкырып көлешәләр, Яруллин моның кирәген бирә инде дип уйлаганнардыр, күрәсең. Халык белмичә әйтми инде, туры әйткән туганына ярамаган дип. Элек тә шулай иде, хәзер дә.
Әхмәтҗан ХӘЙДӘРОВ,
хезмәт ветераны.
Кодаш авылы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 гыйнвар 2021 - 17:23Ни өчен хисап бирүне соңгы көнгә калдырырга ярамый Дини сорауларга Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җавап бирә.3000
-
17 гыйнвар 2021 - 15:34Каз мае: кеше өчен файдасы һәм зыяны Элек-электән кешеләр дәвалану өчен кул астындагы чараларны кулланырга күнеккән. Шулар арасында хайваннар продуктлары аерым урын алып тора. Бу юлы сүзебез каз мае турында булыр...3300
-
17 гыйнвар 2021 - 11:31Синоптиклар Россиянең күпчелек өлешендә аномаль салкыннар көтелүе хакында кисәтте Идел буенда һава температурасы нормадан 6-12 градуска түбәнрәк булачак.7500
-
17 гыйнвар 2021 - 10:222021 елда Татарстанда 2,6 млн кв. метрдан артык торак төзү планлаштырыла Республикада торак төзелешенә аерым игътибар бирелә.4600
-
17 гыйнвар 2021 - 09:41Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (18-24 гыйнвар) 18–24 гыйнварда ай үсүгә таба бара. Бизнеста һәм эш урынында теләсә нинди планнарны тормышка ашыру өчен менә дигән вакыт. Бу бигрәк тә югары вазифа биләүчеләр өчен актуаль. Тәвәккәллек күрсәтеп, экспериментлар ясаудан курыкмагыз. Оттырмассыз!5000
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
13 гыйнвар 2021 - 09:35Бөгелмә муниципаль район башлыгы прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
-
11 гыйнвар 2021 - 09:46Бөгелмәдә Лекторий территориясендә «Исәнме, Яңа ел!» күңел ачу чарасы узды
-
17 гыйнвар 2021 - 13:27Рамил Габитов: “Минем өчен хыял – ул максат!”Рамил Габитов – тумышы белән Лениногорск районыннан. Урта белемне Тимәш авылы мәктәбендә ала һәм Казан милли тикшеренү техник университетында менеджерлыкка укый. Әлеге вакытта Бөгелмәдә Яшьләр сараенда, шулай ук Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда эшли. Өйләнергә җыена.5600
-
15 гыйнвар 2021 - 11:18Бөгелмәлеләр коронавируска каршы вакцинация уза Беренче булып «Спутник-V» прививкасын медицина хезмәткәрләре алды.32000
-
16 гыйнвар 2021 - 15:14БСТК студентлары 12 компетенциядә WorldSkills Russia призерлары булдылар Бөгелмә төзелеш-техник көллиятендә 2020 елда «Яшь профессионаллар» төбәк һәм милли чемпионатында катнашуга йомгак ясадылар.20100
-
15 гыйнвар 2021 - 18:36Татарстанда ваемсызлыкта гаепләп, муниципалитет хезмәткәрләрен җәзага тартачаклар 22 яшьлек хатынны ике айга СИЗОга урнаштырганнар, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителә.19900
-
15 гыйнвар 2021 - 16:39Гыйнвар аенда Бөгелмә театры тамашачыларга нәрсә тәкъдим итәчәк? 15 гыйнварда театр сәхнәсендә тамашачылар «Хуш, конферансье» спектаклен күрәчәк.15100
-
15 гыйнвар 2021 - 09:36Бөгелмәдә банк картасыннан акча урлау очраклары ачылды Оператив-эзләү чаралары барышында зыян күрүченең күптән түгел Уфа шәһрендә кәрәзле телефонын югалтуы ачыклана. Аны Самара өлкәсендә яшәүче 20 яшьлек ир-егет табып ала.13500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика