Бөгелмә авазы

Килен белән каенана

Бервакыт бер кыз кияүгә чыккан һәм гадәт буенча туйдан соң иренең туган йортына яшәргә килгән. Тик киленгә каенана янында бик читен булган. Тегесе аны һәрдаим өйрәтеп торган, әрләгән. Яшь хатын-кыз түзмәгән, им-томчы янына барып, киңәш сорарга булган. - Ник минем яныма килдең? Әллә иреңне сихерләргә булдыңмы? - дип сораган имче...

Бервакыт бер кыз кияүгә чыккан һәм гадәт буенча туйдан соң иренең туган йортына яшәргә килгән. Тик киленгә каенана янында бик читен булган. Тегесе аны һәрдаим өйрәтеп торган, әрләгән.
Яшь хатын-кыз түзмәгән, им-томчы янына барып, киңәш сорарга булган.
- Ник минем яныма килдең? Әллә иреңне сихерләргә булдыңмы? - дип сораган имче карт.
- Юк, ирем белән мөнәсәбәтебез бик яхшы. Ә менә аның әнисе белән мин яши алмыйм, - дигән хатын-кыз.
- Миннән ни кирәк соң сиңа?
- Миңа агу бир, мин аны агулап үтерергә телим.
- Шуның белән бәхет төземәкче буласыңмы? Я, ярый, кызганам үзеңне. Хәзер төнәтмә ясап бирәм. Каенанаң белән иреңә һәр иртә шуны кушып эчертерсең, - дигән карт. - Тик, минем сиңа киңәшем дә бар.
- Бир киңәшеңне, минем тизрәк ул "елан"нан котыласым килә.
- Авылыгыз кечкенә, берәр нәрсә килеп чыга калса, сине гаепләячәкләр, шуңа күрә каенанаңа булган мөнәсәбәтеңне үзгәрт, - дигән акыл иясе. - Мөлаем бул, елмаеп йөр.
Хатын-кыз барысын да имче карт кушканча эшләгән. Һәркөн иртә таңнан торып, ипи салган, ботка пешергән, "агу"ны әзерләгән. Каенанасына "әни" дип дәшеп, чәй өстәле янына чакырган. Ире моны күреп шатланган: хатыны белән әнисе бертуганнар кебек дуслар бит... Каенанасы да килененә елмаеп карый башлаган.
Яшь хатын аптырап, тагын имче карт янына ашыккан:
- Бабакай, агу кайтаргыч бир. Каенанам миңа хәзер әнием кебек, үләр дип куркам! - дигән.
- Матурым, тынычлан. Мин сиңа агу түгел, ә хуш исле үләннәр бирдем. Агу синең йөрәгеңдә утыра иде, хәзер син аңар-дан Аллаһ ярдәме белән котылгансың, күрәмсең, - дип җавап биргән акыл иясе.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: