Бөгелмә авазы

Киләчәктә безне ни көтә?

Цивилизация барлыкка килгәннән башлап, кеше җәмгыятьтә Һәрвакыт изгелек дулкынында гына тирбәлә алмый. Үз вакытында Иван Гончаров түбәндәгечә язган: "Һәрдаим кешенең кеше белән кыска вакыт кына аралашуы да берсе өчен дә эзсез генә үтми: аралашучыларга бер-берсенең кимчелекләрен дөрес аңлап, уңай якларына өстенлек биреп аралашу өчен тормыш тәҗрибәсе һәм йөрәк җылысы кирәк"....

Цивилизация барлыкка килгәннән башлап, кеше җәмгыятьтә Һәрвакыт изгелек дулкынында гына тирбәлә алмый. Үз вакытында Иван Гончаров түбәндәгечә язган: "Һәрдаим кешенең кеше белән кыска вакыт кына аралашуы да берсе өчен дә эзсез генә үтми: аралашучыларга бер-берсенең кимчелекләрен дөрес аңлап, уңай якларына өстенлек биреп аралашу өчен тормыш тәҗрибәсе һәм йөрәк җылысы кирәк".

Хәзерге тормышта дусларча әңгәмә корып, урынлы комплимент әйтә белүчеләр, балалар, мыжык олылар, физик кимчелек­ләре бул­ган кешеләр белән сөйләшә белү­челәр аз. Еш кына әңгәмәдәш­ләрнең, бигрәк тә түрәләрнең аралашуында тәкәб­бер­лек, үзен башкалардан өстен кую, төртмә теллелек, саранлык чагыла. Күпләр әйтелгән сүзләре өчен җаваплылык тоймый, гайбәт сатып, үзенең дә, аралашу­чының да вакытын бушка үткәрә, башкаларның фикере белән исәпләшми, кисәтү һәм тәнкыйтьне кабул итми. Мондыйлар башкаларны бүлдереп, үзләренең урланган байлыклары белән мактанып, хосусыйлаштыру өлкәсендәге "батырлыклары" турында бертуктаусыз сөйләүләре белән әңгәмә­дәш­ләрен биздерә. Аларның сөй­ләмендә туган илне ярату хисе чагылмый. Бүген дә халык җитәкче­ләрнең усаллыклары белән еш очраша. Рухи аңлашыл­маучанлык, күз буяу, кылану, өстенлеклә­реңне күрсәтү еш күзәтелә. Шат күңелле, кешеләрне яратучы, шаяра белүче, вакыйгаларны көйләп, күңелне күтәрүче игътибарлы, сизгер, сабыр эшчеләр урынында, гадәттә, тупас, ачулы, каршылыкларны анализлый белмәүче, оятсыз кешеләр очрый. Һәркем көтмәгәндә хәйлә, алдау, битарафлык һәм дошманлык белән очраша. Замана кешеләр арасында яхшы мөнәсәбәтләр таләп итә. Кешеләрнең "җанын дәвалаучы инженерлар", мөнәсәбәтләрне көйләүче белгечләргә таләп арта, чөнки кеше аралашудан башка яши алмый. Акыл иясе М.Монтень сүзләрен китерәм: "Әлеге мәкаләдә мин башкалар чәчәгеннән гөлләмә җыйдым, аның тасмасы гына минеке". Мин дә мәкаләмдә элекке заман акыл ияләренең, бигрәк тә, Европа һәм Көнбатыш аксакалларының кеше, аның җитешсезлекләре һәм холкы турында әйткәннәрен кәгазьгә төшердем.

Характер - грекчадан алынган. Холык, ассызыклау. 1974 елда Воронежда чыккан "Шәхеснең мораль сыйфатлары" китабында бөек философ Валерий Блюмкин кешене тасвирлаучы 423 сыйфатны билгели. Ләкин исемлеккә уйламыйча да тагын 9 сыйфат өстәп була. СССР таркалганнан соң, Ельцин идарә иткән вакытта, Русия халкының психологиясе тулысынча үзгәрде. Ельцинның гаиләсе, уң канат либераллар алдаулар аша "кара эшләр" эшләгәндә либераль матбугат ни сәбәпледер аларның керемнәре белән кызыксынмады. Әле вакытлы матбугатта да, радио аша да коррупция турында чаң сугулары бик гаҗәпләндерә. Нигә соң алар элегрәк бу хакта дәшмә­де? Чөнки алар үзләре үк шул "коррупция бәлеше"ннән өлеш ала иде. Шул вакытта ук инде Борис Ельцин һәм аның реформаторлары, партия өстенлекләренә каршы көрәшкән рәвеш кертеп, совет заманындагы партия чиновник­ла­рының төшенә дә кермәгән коточкыч яңа өстенлекләр һәм тоталь коррупция системасы төзеде һәм шуның ярдәмендә дәүләт милкен талады. Нәкъ шул елларда күп халык­ның сөйләменә "хосусыйлаштыру", "олигарх", "коррупция", "тәкәб­бер­лек", "үзеңне ярату" һәм башка шун­дый сүзләр керде. Мин аларның урысча әйтелешләрен китерәм һәм якынча тәрҗемә итеп, аңлатма биреп карыйм.

Крохоборство. Бу - вакчыл кеше. Андыйлар вакытыннан алда түләүне сорап, бурычлының өенә бара, үзенең яшәешен тиеннәрдә исәпли, базарга барган җиреннән дә берни алмыйча кайта. Гомумән, андый кешенең акча сандыклары­ның ачкычы тутыгып бетә.

Ворчливость. Мыжык - бар нәрсәгә дә канәгатьсезлек белдерү.

Высокомерие. Үзеннән башкаларга түбәнсетеп карау. Кеше­ләргә ярдәм итсә, бу хакта онытмаска куша. Урамда очрашканнар белән сөйләшми. Я аска карап, я башын югары чөеп бара.

Суетливость. Ыгы-зыгы килү. Изге уй белән сөйләмендә артыгын ышандыра, гамәлдә үтәми. Баш­каларның фикеренә каршы килә. Үзе атлаган сукмактан тайпыла да соңыннан кая барырга үзе дә белми.

Подлолюбие. Начарлыкка омтылу. Кешенең гаделлеге турында сөйләгәндә, табигате буенча андый кеше юк, дип каршы төшә. Аның өчен булдыксызлар кеше дип санала. Аларга ул барлык кара эшләрендә булышучы.

Недоверчивость. Ышанмау. Бөтен кешегә дә гадел түгел дип карый. Кешеләргә ышанмый, эшлән­гән эшне үзе тикшермичә йоклап китәлми. Мондый кеше һәрдаим акчасын санап тора.

Ирония. Сөйләмендә һәм эшләрендә юри кылану, килештерү. Дошманнары белән дә мөнәсәбә­тен сиздермичә, бер нәрсә дә булмаган төс кертеп, әңгәмә кора. Кешенең алдында мактап, артында начарлык эшли. Бер нәрсәне дә күрмәгән, ишетмәгән булып кылана.

Подлокорыстие. Астыртын, саран кеше. Кунакларының өстәленә икмәк куймыйча, эчемлеккә су кушып бирүдән дә тартынмый. Бүләк бирүдән куркып, чакырылган җиргә бармый, ә танышларыннан кире кайтармый торган әйберләр алырга ярата.

Пустословие. Мәгънәсез һәм озын әңгәмә. Мондый кеше таныш булмаганнарга да үзенең хатынын мактар, нинди төш күрүе, төшке ашка нәрсәләр ашавы турында сөйләр.

Тщеславие. Макталуга омтылу. Кунакта булса, ул хуҗа белән янәшә утырыр, өйдәгеләрне үзенең искитмәле уңышлары турында сөйләп тәмам ялыктырыр.

Болтливость. Алар - башкаларны ишетмичә, бертуктаусыз үзләре генә сөйли торган кешеләр. Кешеләрне тыңлый белми һәм эндәшми торалмый. Мондыйлар уңышсызлыкларга түзә ала, ә тыңлаучы­ларсыз тора алмый.

Любопытство. Башкалар белән үтә дә нык кызыксыну, башкаларның серләрен белергә тырышу аларда көнчеллек һәм усаллык тудыра. Дошманына ул җитеш­сезлекләрен күрсәтеп ярдәм итә, ә үз өендәге авырлыкларны исәпкә алмый.

Себялюбие. Үз-үзеңне ярату. Мондый кеше бары тик үзен генә ярата һәм кайгырта. Башкача булдыра алмый, чөнки үзенең күп җитешсезлекләреннән котылырга көче җитми. Бу кеше үзен бик бөек итеп күрә, ә чынлыкта ул алай түгел; бәхетлемен дип уйлый, ә үзе бәхетсез; бар яклап та камил дип уйлый, ә аның җитеш­сез­лекләре кешеләрдә нәфрәт уята. Аның хакыйкатьне юкка чыгарасы килә, ә бу көченнән килмәгәч, үзенең җитешсезлекләрен үзеннән һәм якыннарыннан яшерә; ким­челекләрен күрсәтүчеләр белән дошманлаша. Җитешсезлекләрнең күп булуы бик начар, ә аларны танымау тагын да начаррак. Чөнки бу үзен һәм башкаларны аңлы рәвештә адаштыра. Якыннарыбызның безне алдавын теләмибез, шуңа күрә җи­тешсезлекләребезне яшереп, ялган хөрмәт казану да дөрес түгел, дип исәплибез. Җитешсез­лекләреңне күрсәтү­че­ләргә ачуланмаска кирәк, чөнки алар безгә усаллык теләми, ә киресенчә, үзебез күрмәгән җи­тешсезлекләрдән котылырга ярдәм итә. Менә шундый хисләр булырга тиеш чын һәм гадел кеше күңе­лендә. Ә үзебезнең йөрәктә нин­дирәк хисләр урын алган? Без дө­реслекне һәм аны сөйләүчеләрне яратабызмы? Күп кенә күзәтү-ләрдән чыгып, безнең тормыш - мәңгелек күз буяу: без бер-беребезне алдыйбыз, алданабыз, дигән фикер кала...

Йомгаклап шуны гына әйтәсе килә: коррупционерны бары тик аның законсыз милкен конфиска­цияләү генә туктата алыр. Җитәк­челәрнең аларны авызлыкларлык гамәлләре күренми әле. Хаклар арта, халыкның төрле катламнары арасында аерма зурая бара. Киләчәктә безне нәрсә көтә?

Октябрь ВӘлитов,философия фәннәре докторы













Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: