Бөгелмә авазы

Кем килене син?

Килен булып төшкәнемнең беренче көннәре. Яшь киленгә игътибар бик зур, бигрәк тә олы яшьтәге апалар синең һәр адымыңны җентекләп күзәтеп тора.Көянтә-чиләк алып, чишмәгә төштем. Барысы да миңа карый. "Кемгә кунакка килдең?" - дип тә сораштыра башладылар. "Мин кунак кызы түгел, килен кеше. Авылыгыз зур, шуңа да танымыйсыз", - дип әйтеп...

Килен булып төшкәнемнең беренче көннәре. Яшь киленгә игътибар бик зур, бигрәк тә олы яшьтәге апалар синең һәр адымыңны җентекләп күзәтеп тора.Көянтә-чиләк алып, чишмәгә төштем. Барысы да миңа карый. "Кемгә кунакка килдең?" - дип тә сораштыра башладылар. "Мин кунак кызы түгел, килен кеше. Авылыгыз зур, шуңа да танымыйсыз", - дип әйтеп кенә калмакчы идем, "Кем килене соң син?" - дип, җентекләпме-җентекләп сорашырга керештеләр. "Шәргыя белән Камил килене", - дигән җавап та канәгатьләндерми бит боларны. "Кайсы Камил, бездә алар ярты авыл", - диләр. "Шырлыйм Камиленеке", - дигәч, "Әллә кайчан шулай диләр аны", - дип,
хуплап та җибәрделәр.
Ни өчен биатайның кушаматы сәер икән дип, иремнән сорарга булдым. Биатайның әтисе, мәрхүм, җырчы булган икән. Бер мәҗлестә ул: "Җырлыйммы?" - дип әйткән имеш. Тешләре булмаган. Үзегез беләсез, теш алдырсаң да, сөйләгәндә хәрефләр ялгыш чыгып ычкына бит. Аның да соравы: "Шырлыйммы?" - дип килеп чыккан. Шуннан соң аларның нәселенә "Шырлыйм"нар кушаматы тагылган да инде.
Мөбәширә ШӘРӘФЕТДИНОВА,
мәгариф ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: