Каргаларның – үз тормышы
Быел Бөгелмә җирендә генә түгел, ә Россиянең Европага караган көньяк өлешендә дә көзнең беренче ае - сентябрь бик җылы, һава температурасы гадәттәгедән югарырак булды.
Ә менә ай үткәндә берничә көн һәм төн шактый ук суытып җибәргәч, бу вакытта инде җылы якларга күчеп китәргә күнеккән кара каргалар һәм аларның юлдашлары чәүкәләр, карлы яңгыр астында ике төн күшегеп утыргач, "ниһаять, юлга кузгалырга вакыт" дигән карарга килделәр бугай
....Юлга кузгаласы төнне алар йокысыз үткәрде: төне буе тавыш биреп тордылар, каркылдаштылар, чикылдаштылар, тынгысыз булдылар. Ә инде иртәнге сәгать бишләр тирәсендә, агачлар арасында яктылык яхшы ук беленә башлагач, көтүләре белән дәррәү күтәрелеп, кара болытка охшап, барысы берьюлы көньяк- көнбатышка таба очып киттеләр. Икенче иртәдә, төнне нәкъ шулар кебек уздырып, икенче бер төркем кузгалды.
Шушы ике төркем китеп, санаулы көн узуга, җирне ап-ак кар каплады, һава шактый ук салкынайтты. Беренче булып очып киткән иптәшләренә иярә алмый калган каргалар, чәүкәләр бик өшеде, бигрәк тә төннәрен салкын иде. Аларның хәтта "кар" дип әйтерлек хәлләре калмады бугай, тавышлары да үзгәрде. Бу кошлар күчмә кошлар шул, алар безнең яктагы кырыс кышларны күтәрә алмыйлар, шуңа да Кара диңгез артына кыш чыгарга китәләр...
Ә яз җитүгә, алар янә әйләнеп кайтырлар. Без бәләкәй чакларда беренче кара каргаларны, чәүкәләрне күрү белән, инәй (без әнине шулай атый идек) янына йөгереп барып, кошларның кайтулары турында хәбәр итә идек. Инәй дә, әби дә шат елмаеп: "Тиздән көннәр ныклап җылытачак, чын яз җитте", - дип куялар иде. Ә кошлар, туган якларына кайтып җитүгә, бик тырышып ояларын төзәтә, яңаларын кора башлыйлар, бала үстерергә әзерләнәләр. аларның авызларына эреле-ваклы чыбыклар кабып ташуларын, мәш килеп яшәүләрен күзәтү үзе бер кызыклы дөнья инде...
Шунысы кызык, бу күчмә кошларның татар язмышы белән бәйле икәнлеге дә үзенчәлекле. Алар хөрмәтенә хәтта авылларны да атаганнар. Мисал өчен Татарстанның Чистай районында Каргалы авылы бар. Шулай ук Оренбург тирәсендә дә бар андый атама - "Оренбург Каргалысы" дип атала ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз