ИлСаф: “Аерылышуыбызның сәбәбе күбрәк миндә”
ИлСаф дингә авырлык аша килә. Кызы авырып киткәч, намаз укый башлый. Соңрак уразага да керешә. "Башыңа авырлык килгәнче тотынырга кирәк икән. Хәзерге акылым булса, яшь вакытта ук намазга басар идем", - ди җырчы. Кызы Айгөл 11 ел элек, 8 яшендә яман шеш авыруыннан вафат була. - ИлСаф, күпме җырчылар юкка...
ИлСаф дингә авырлык аша килә. Кызы авырып киткәч, намаз укый башлый. Соңрак уразага да керешә. "Башыңа авырлык килгәнче тотынырга кирәк икән. Хәзерге акылым булса, яшь вакытта ук намазга басар идем", - ди җырчы. Кызы Айгөл 11 ел элек, 8 яшендә яман шеш авыруыннан вафат була.
- ИлСаф, күпме җырчылар юкка чыкты, ә син югалмадың...
- Аллага шөкер, сәхнәдә 20 ел басып торам. Яраткан тамашачым сакланып калды. Элек УНИКСта җидешәр көн концерт куя идем, хәзер алай ук түгел, әмма язмышыма рәхмәтлемен.
- Ничек халык күңеленә кереп калдың?
- "Тәрәзәләр - әни күзләре", "Кайталар кыр казлары", "Әбиләр чуагы"... Шушы җырларны яраткан тамашачы миңа бүгенге көндә дә хыянәт итми. Шуңа күрә яшим.
- Гәүдәңне саклыйсың, корсагың юк.
- Күз тидермә! Төкереп куй. Диета-фәлән тотмыйм. Бөтен ризыкны ашыйм. Күп ашамаска тырышам. Ризыктан культ ясамадым. Уразадан соң әзрәк җәелеп киттем анысы.
- Ураза тоттыңмы?
- Аллага шөкер, башыннан ахырына кадәр. Тәравих намазын "Гадел" мәчетендә укыдым.
- Анда сине таныйлар, килеп сөйләшәләрме?
- Күбесе килә: "Син дә мәчеткә йөрисеңмени?" - диләр. Бик әйбәт егетләр, рәхәтләнеп аралашабыз.
- Зәкят түләрлек малың бармы?
- Аны санап тормасаң да була, гастрольдән 100 мең сум акча эшләп кайтсам, шуның 2 %ын сәдака итеп тапшырам.
- Кайларга?
- 18нче хастаханәгә, балалар йортына илтәм. "Меңьеллык", "Гадел" мәчетләрен ремонтлаганда сәдака бирдем.
- ИлСаф, әтиең ягыннан сез мулла нәселе. Мулла була алыр идеңме?
- Бөтен нәрсәгә әзер булырга кирәк. Җиренә җиткереп эшли дә белергә кирәк бит әле. Җиңел эш дип әйтмәс идем мин аны. Ильяс хәзрәт: "Сез, җырчылар, моңа әзер булырга тиеш. Әле дә халык белән эшлисез", - ди.
- Беренче никахтагы кызың Энҗе Руслан исемле егет белән былтыр гаилә корды...
- Әйе.Әти-әниләре - Рәмзия белән Радик. Матур гына яшиләр.
- Кызың: "Ник әти безне ташлап киттең?" - дип сиңа рәнҗемиме? Ник беренче гаиләңне ташладың?
- Ташламадым, тыгыз элемтәдә без. Шалтыратышып, аралашып яшибез.
- Син бит беренче хатының белән бер авылдан.
- Әйе. Казанда яши ул, кияүгә чыкмады.
- Ник аерылыштыгыз? Сәбәбен әйт әле? Кызып киттеңме? Әллә яшьрәк хатын аңыңны томаладымы? Аңа ияреп киттеңме?
- Шулайрак булгандыр. Шулай туры килде.
- Икенче гаиләң?
- Зилә. Бию түгәрәгендә балалар белән эшли. Ике улым бар. Җәмилгә - 9 яшь, Аязга 2 тула.
- Шулай да, беренче хатыныңны син ташладыңмы?
- Мин генә ташламадым. Безнең аерылышуга Миләүшәнең инициативасы зуррак булды дип әйтсәм, дөресрәктер. Әмма гаеп күбрәк миндә дип уйлыйм. Бу сорауга җавап табу авыр. Миләүшә белән Энҗемә ярдәм итеп торам. Укуын, туйларын үткәрү чыгымнарын үз өстемә алдым.
Автор: ГАБДЕРӘХИМ
http://akcharlak.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 17:51Бөгелмәдә «Традиция» хәйрия акциясе узды Иреклеләр медицина хезмәткәрләренә бәйрәм концерты һәм иммунитетны ныгыту өчен әфлисуннар бүләк иттеләр.2000
-
4 март 2021 - 17:08Путин Татарстан волонтерына Миңнехановны туган көне белән котларга тәкъдим итте Татарстан пенсионеры дәүләт башлыгына пандемия вакытында үткәрелгән ирекле ярдәм итүчеләрнең проектлары турында сөйләде.1600
-
4 март 2021 - 16:16Бүген Бөгелмәдә күрү буенча инвалидлар чаңгыга басты Хатын-кызларга – 1,5 километр, ир-атларга 3 километр араны узарга туры килде.3700
-
4 март 2021 - 15:26Халык җирле табибларга рәхмәт белдерә Үз эшенең остасы - Илхомҗан Лотфуллоевка аның пациентларына сизгер мөнәсәбәте өчен бөгелмәлеләр рәхмәт белдерәләр.4400
-
4 март 2021 - 14:34Эчке эшләр министрлыгы россиялеләр өчен электрон паспорт кертергә планлаштыра Онлайн-таныклыкка күчү «2021-2023 елларга цифрлы трансформация» программасы буенча үткәреләчәк.2500
-
4 март 2021 - 10:26Бөгелмә район үзәк хастаханәсендә 2020 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар
-
4 март 2021 - 09:14«Бөгелмә үзәк район хастаханәсе» ДАССУ йомгаклары
-
20 февраль 2021 - 11:51Бөгелмә командасы ГТО ярышларында җиңде
-
4 март 2021 - 11:18Бөгелмә район үзәк хастаханәсендә 2020 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадыларАлександр Иванов 2021 елга төп стратегик бурычларны яңгыратты һәм барлык коллективка узган елдагы нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.8200
-
2 март 2021 - 09:16Бөгелмә мөхтәсибәтендә балалар арасында “Туган тел көне”н үткәрделәр Бәйрәм Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды.24100
-
3 март 2021 - 13:13Тикшерүне наркоконтроль алып бара: бөгелмәлеләр өчен action-квест оештырылды Квест риваятьләре буенча, катнашучылар наркоконтрольнең сугышчылары булалар, алар хезмәт бурычлары буенча югары белемле, һәрьяклы үсеш алган, батырлык, чыныгу, яхшы физик әзерлек булырга тиеш.17200
-
3 март 2021 - 17:50«Яңарыш» үзәгендә FIT-5 программасы буенча дәрес узды Чара барышында хезмәткәрләр физик күнегүләрне башкару үзенчәлекләре һәм техникасы белән таныштылар.11900
-
2 март 2021 - 17:53“Туган тел – тере су чишмәсе” рәсем конкурсына йомгак ясалды Халыкара туган тел көненә багышланган бәйге туган телне белүгә кызыксыну уяту, патриотизм формалаштыру, шәхси һәм иҗади тормышка юнәлтелгән танып-белү эшчәнлеген активлаштыру максатыннан үткәрелде.11300
-
3 март 2021 - 16:19Бөгелмә районы 2 ел рәттән Уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды "Бөгелмә үзәген активлаштыру» проекты кысаларында тирә-юнь урамнарын төзекләндерү территориягә керү мөмкинлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.9400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика