Бөгелмә авазы

Газ биргән җиңеллек

Бөгелмә районының бәгъзе бер авылларына, әйтик, Победа, Батыр кебекләренә, ягар өчен газны, җаен табып, торба буйлап әле илленче еллар азагында, алтмышынчы еллар башында ук китерә башлаганнар инде. Ләкин мондый бәхеткә туксанынчы еллар азагында гына тиенүчеләр дә җитәрлек иде. Ростовка да шундый авылларның берсе булды. Өметсез шайтан гына ди, ниһаять, зәңгәр...

Бөгелмә районының бәгъзе бер авылларына, әйтик, Победа, Батыр кебекләренә, ягар өчен газны, җаен табып, торба буйлап әле илленче еллар азагында, алтмышынчы еллар башында ук китерә башлаганнар инде. Ләкин мондый бәхеткә туксанынчы еллар азагында гына тиенүчеләр дә җитәрлек иде. Ростовка да шундый авылларның берсе булды. Өметсез шайтан гына ди, ниһаять, зәңгәр ягулык аларга да килеп җитә. Халыкның, билгеле инде, шатлыгы эченә сыймый, күрегезче, нинди бәхет килде өебезгә, дип куаныша. Шушы вакыйгага багышланган тантаналы чарага авылның олысы-кечесе, баласы-чагасы килгән иде. Һәркемнең үзләре турында шулай аталарча кайгыртулары өчен эш башында торучыларга рәхмәтен җиткереп каласы килде. Чыгыш ясау­чылардан бер "знакум" исә күңелен бигрәк ачып салды: "Хәзер самогон куу да нык җиңеләячәк, авылдашлар!" - дип шәрран ярды, эчендәген бөтенләй чыгарып селкеде ул...

Дамир АСЫЛОВ.
Бөгелмә шәһәре.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: