Бөгелмә авазы

Фидакарьлек

Шушы көннәрдә редакциягә мөхтәрәм хезмәт ветераны Мәхтүмә апа Галләмова килеп йөрде. Кирзавод районында яши ул, редакция исә "СУ-2" районында урнашкан, ара шактый ерак. Шуңа карамастан, берничә тапкыр килеп китте инде...

Соңгы вакытта колакка катыланды Мәхтүмә апа, начар ишетә. Шуңа күрә күбрәк аны тыңлап, җавапларны йә кәгазьгә язып, йә ишарәләр белән аңлашырга туры килә. Сумкасыннан "Бөгелмә авазы"ның соңгы номерын чыгарды бу, анда исә газетага язылуга санаулы көннәр генә калганлыгы турында мәкалә басылган иде. Шуны күрсәтеп: "Менә, Руслан, әле үзебезнең йортта урнашкан даруханә директорына кереп сөйләштем, татар газетасына язылырга кирәклеген аңлаттым. 10 данә газетага язылырга акча бирде, шуны китердем", - дип сөйләп китте. Кочаклап алдым үзен! Газетабызның тиражы өчен борчылып йөри икән, рәхмәт Мәхтүмә апага. Шулай бу көнне газетага яздырып китте ул. Киткәндә, теге нәчәлник, теге бай янына кереп сөйләшеп
карыйм әле, тагын яздырып булмасмы дип, күңелне дә күтәрде.
Бер-ике көннән тагын килде Мәхтүмә апа. Әмма бу юлы сәфәре бик үк уңышлы булмаган икән. Бер татар бае (череп баеган диләр бездә андыйлар турында. Авт.) төрле сәбәпләр табып, боргаланган-сыргаланган да, ахырда буш кул белән чыгарып җибәргән икән апабызны. Менә шундый хәлләр...
Ничек кенә булмасын, Мәхтүмә апа Галләмовага зур рәхмәт. Өлкән башын кече итеп, газета язмышы өчен борчылып йөри бит. Менә шундый фидакарьләр җитми бүген безгә. Югыйсә, яшьләр арасында андыйлар күбрәк булса, газетаның тиражы да артыр, башка милли мәнфәгатьләрне чишү юллары да күпкә җиңелрәк булыр иде... Хәер, аз булса да, бар алар - фидакарьләр, Мәхтүмә апа Галләмова моның ачык мисалы!
Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: