Бөгелмә авазы

Әче булса да гашыйк мин миләш белән баланга…

Бакчада кып-кызыл булып баланнар пеште. Бу әчкелтем җимештән пешерелгән бәлешне яратмаган кеше бар микән? Юктыр, мөгаен. Ә менә аның файдалы яклары күп булуын белүчеләр сирәктер. Медицинада баланның кайрысын һәм җимешләрен файдаланалар. Аның кайрысында дуплау матдәләре, вибурнинглиозидлар, ситостеролин, флобафеннар, ситостерин, сумалалар, кырмыска кислотасы, серкә, каприн, каприл, изовалериан, май, линоль, церотин һәм...

Бакчада кып-кызыл булып баланнар пеште. Бу әчкелтем җимештән пешерелгән бәлешне яратмаган кеше бар микән? Юктыр, мөгаен. Ә менә аның файдалы яклары күп булуын белүчеләр сирәктер.
Медицинада баланның кайрысын һәм җимешләрен файдаланалар. Аның кайрысында дуплау матдәләре, вибурнинглиозидлар, ситостеролин, флобафеннар, ситостерин, сумалалар, кырмыска кислотасы, серкә, каприн, каприл, изовалериан, май, линоль, церотин һәм пальмитин кислоталары, мирицил спирты бар. Җимешләрендә инверт шикәре, дуплау матдәләре, пектин, изовалериан һәм серкә кислоталары, С витамины була.
Балан кайрысыннан ясалган препаратларны кан туктаткыч, гинекология практикасында, геморройдан спазмолитик һәм тынычландыргыч дару буларак кулланалар. Җимешләре йөрәк мускулларының кыскаруын көчәйтә һәм диурезны арттыра. Көнкүрештә баланны, яңа җыелган һәм киптерелгән килеш, җиңелчә эч йомшарткыч, тирләткеч һәм кан басымын төшерә торган дару буларак файдаланалар.
Балан кайрысы экстракты аптекаларда сатыла. Аны көнгә 2 - 3 тапкыр 20 - 40ар тамчылап ашау алдыннан эчәләр. Кайнатмасын ясау өчен 20 грамм туралган кайрыга бер стакан су салалар, 10 минут кайнаталар һәм сөзәләр. Көнгә 3 - 4 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр. Төнәтмәсен 1-2 аш кашыгы издерелгән җимешләргә бер стакан кайнап торган су коеп хәзерлиләр. 4 сәгать төнәтәләр, аннары сөзәләр һәм көн буена аз-азлап эчәләр.
Баланның кайрысын яз башында (апрель - май) куакларда сыекча агу вакытында хәзерлиләр. Аны, куакның төп кәүсәсенә тимичә, ян-як ботакларыннан гына җыярга кирәк. Кайры кисәкләрен юка гына таратып, ачык һавада күләгәдә киптерергә кирәк.
Җимешләрен тулысынча өлгереп җиткәч, коры көннәрдә, саплары белән бергә кисеп җыялар. Аларны, юка гына таратып, 50 - 80 градуслы мичләрдә, яки киптергечләрдә киптерәләр. Киптерелгән җимешләрне сапларыннан һәм вак ботаклардан аерып алалар. Баланны юып туңдыргычка куйсаң да бик яхшы саклана ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: