Бөгелмә авазы

Бәйрәм сөремле булмасын

15 декабрьдән башлап, республикабызда янгынга каршы махсус режим кертелә һәм ул 2017 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. ТР премьер-министры Илдар Халиков шундый карарга кул куйды. Максат - Яңа ел бәйрәмнәре һәм яллары вакытында кешеләрнең сәламәтлеген, гомерен һәм милек-мөлкәтенең иминлеген саклау. Бу чорда куркынычлылыгы ягыннан 1-3 нче дәрәҗәле пиротехника әйберләрен...

15 декабрьдән башлап, республикабызда янгынга каршы махсус режим кертелә һәм ул 2017 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. ТР премьер-министры Илдар Халиков шундый карарга кул куйды. Максат - Яңа ел бәйрәмнәре һәм яллары вакытында кешеләрнең сәламәтлеген, гомерен һәм милек-мөлкәтенең иминлеген саклау.

Бу чорда куркынычлылыгы ягыннан 1-3 нче дәрәҗәле пиротехника әйберләрен сәнәгать, ягулык-энергетика комплексы объектларына 500 метрдан да якын арада атарга, шартлату катгый тыела (бенгаль утлары, хлопушкалар бу исәпкә керми). Шулай ук торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектларына, кешеләр күпләп җыела торган урыннарга, автомобиль юлларына да 50 метрдан да якынрак килеп шартлатырга, атарга ярамый.

Карарда Татарстанның һәрбер торак пунктында пиротехника әйберләре белән эш итү өчен махсус урын билгеләнгән һәм алар беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителгән булырга тиешлеге турында да әйтелә. Утлы пиротехника әйберләрен ведомстволар карамагындагы учреждениеләр биналарында саклау һәм файдалану да тыела.

Махсус режим гамәлгә кертелгәнче үк Раштуа, Яңа ел чаралары узачак урыннар исәпкә алынып, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү җәһәтеннән тикшерелеп, аларда эшләүче кешеләр инструктаж үткән булырга тиеш.

Пиротехника әйберләрен тиешсез урында сатуга, сартификатсыз әйберләр тәкъдим ителү очракларына юл куймау максатыннан, Гадәттән тыш хәлләр һәм Эчке эшләр министрлыклары вәкилләре катнашында рейдлар оештырыла.

Татарстан территориясендә андый әйберләрне күмәртәләп һәм ваклап сатуны оештырган оешмалар җитәкчеләре тиешле сертификатлары булмаган пиротехника әйберләрен, электр гирляндаларын, ә тагын техник документларында янгын куркынычсызлыгы хакында мәгълүмат күрсәтелмәгән ясалма чыршыларны, аларны бизәү әйберләрен сатуга чыгармау чарасын күрергә тиешләр.

- Пиротехника әйберләрен санкцияләнмәгән урыннарда сату очраклары билгеле булса, гражданнар да, уяулык күрсәтеп, җирле үзидарә, яисә дәүләт власте органнарына хәбәр итсеннәр иде, барысы да үзебезнең иминлек өчен эшләнә бит, - ди Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Бөгелмә муниципаль районы янгынга каршы көрәш һәм күзәтчелек бүлеге өлкән инспекторы Марат Асанов.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: