Бөгелмә авазы

Буйдаклар басты илне

Әйтегез әле, нигә хәзер ялгызлар басты илне. Хәзерге яшьләр гаилә корырга ашыкмый да, уйламый да. Нәрсә көтә алар? Бер танышым зарлана: "Кызым Рәйханәгә - 32 яшь, кияүгә чыгу турында уйлап та карамый..." Икенчесе дә шулай ук хәлләрем бик начар, ди. Өч улының берсе дә өйләнмәгән шул. Зурысына - 34 яшь,...

Әйтегез әле, нигә хәзер ялгызлар басты илне. Хәзерге яшьләр гаилә корырга ашыкмый да, уйламый да. Нәрсә көтә алар? Бер танышым зарлана: "Кызым Рәйханәгә - 32 яшь, кияүгә чыгу турында уйлап та карамый..." Икенчесе дә шулай ук хәлләрем бик начар, ди. Өч улының берсе дә өйләнмәгән шул. Зурысына - 34 яшь, уртанчысына - 31, төпчегенә 27 яшь икән инде, өчесе дә сау-сәламәт, буй-сыннары да килгән, югары белемле, ди. "Беркөнне олы улым белән юл
аркылы чыгабыз, - дип сөйли апабыз. - Машинасының тәрәзәсен ачып, миңа бер кыз акыра. Сүгенеп тә җибәрде бу чибәркәй. Башымны күтәрем карасам, бер кулы рульдә тегенең, икенче кулында - телефон, авызында - тәмәке. "Старая карга, куда прешь?" - ди бу миңа. Хәлем китеп, телсез калдым. Шулвакыт улым: "Әни, менә шушы кызга өйләнимме соң?" - дип елмайды. Кая бара бу дөнья дип аптырадым да калдым. Бүгенге яшь кызлар борыннарыннан төтен чыгарып, тәмәке тарта, аракы, сыра эчә, шуннан соң тозлап-борычлап сүгенеп тә җибәрә, нинди сәламәт буын турында сүз алып барырга була икән мон-
дый хәлләрдән соң?"
Буйдаклар саны күплеге буенча дөньяда беренче урында Кытай тора. Анда ялгызлар күп, чөнки аларга өйләнергә кызлар җитми. Бүгенге көндә Кытайда
өйләнмәгән егетләр саны инде дистәләгән миллионнар белән санала. Һәр танышу да кавышу белән тәмамланмый шул. Тагын бер ягы бар, һәр кавышу да гомерлек була алмый.
 
Әбүзәр ШАКИРОВ.
Бөгелмә шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: