Бөгелмә авазы

Билгесезлеккә...

Көн. Болыт. Җил. Бары да ашыга. Хисләр буылган. Буа тулышкан. Нигә? Билгесез... Төн. Караңгы. Дөм. Күңел ташыган. Буа ерылган. Мендәр чыланган. Нигә? Билгесез... Таң. Сызыла... Өмет уяна. Дөнья моңлана. Нигә? Билгесез... Көн. Барысы да кабатлана. Күңел шомлана. Уйлар чуала. Нигә? Билгесез... Кич. Тәннәр сызлана. Өмет югала. Йөрәк уала. Йөрәк артында...

Көн. Болыт. Җил. Бары да ашыга. Хисләр буылган. Буа тулышкан. Нигә? Билгесез...
Төн. Караңгы. Дөм. Күңел ташыган. Буа ерылган. Мендәр чыланган. Нигә? Билгесез...
Таң. Сызыла... Өмет уяна. Дөнья моңлана. Нигә? Билгесез...
Көн. Барысы да кабатлана. Күңел шомлана. Уйлар чуала. Нигә? Билгесез...
Кич. Тәннәр сызлана. Өмет югала. Йөрәк уала. Йөрәк артында җан елый. Нигә? Тыңламыйбыз. Ишетмибез. Күрмибез. Чукраклар без...
Без... Кем соң без? Безнең ние без? Билгесез...
Билгесезлек - өмет. Өмет - хыял. Хыял - киләчәк. Киләчәк килә - өмет бетә. Хыял тарала. Җаннар карала...
Көн. Болытлар. Җил. Ашыгалар... Кая? Билгесезлеккә...
 
Фәрит ШӘФИГУЛЛИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: