Бөгелмә авазы

Бик күп авырулар стресстан килеп чыга

Тормышыбызда стресслар, борчу-кайгылар, Аллаһка шөкер, җитәрлек. Нигә шөкерме? Чөнки кара булмаганда, акның сафлыгы, чисталыгы күренмәс иде, тормыш соры төскә әйләнеп калыр иде. Психотерапевт, психиатр, нарколог, инә белән дәвалаучы терапевт Ринат Хәбибуллин белән без нәкъ әлеге мәсьәләгә тукталырга булдык. Кеше организмының стресска булган реакциясе күп вакыт сәламәтлеккә зыян сала. Артериаль кан...

Тормышыбызда стресслар, борчу-кайгылар, Аллаһка шөкер, җитәрлек. Нигә шөкерме? Чөнки кара булмаганда, акның сафлыгы, чисталыгы күренмәс иде, тормыш соры төскә әйләнеп калыр иде. Психотерапевт, психиатр, нарколог, инә белән дәвалаучы терапевт Ринат Хәбибуллин белән без нәкъ әлеге мәсьәләгә тукталырга булдык.

Кеше организмының стресска булган реакциясе күп вакыт сәламәтлеккә зыян сала. Артериаль кан басымы күтәрелергә, йөрәк тибеше ешаерга, мускул киеренкелеге күзәтелергә мөмкин. Үзегезнең, яисә балагызның имтихан бирергә барган мәлен искә төшерегез. Организмның стресска булган җавабы - ул аң эшчәнлеген мобильләштерә, концентрация артуына, ягъни зиһен үткенләнүгә булышлык итә. Стресс чыганагы узып китүгә, организм янәдән үз гадәти хәленә кайта. Тик һәр очракта да түгел. Кайчагында организмдагы үзгәрешләр бик дәвамлы була. Йөрәк, ашказаны авыртулар башлана, йокы кача, аппетит бозыла... Һәм мондый кеше табибка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була.

Кардиолог, терапевт, гастроэнтеролог, неврапотологка чиратка торган пациентлар арасында үзләренең сәламәтлекләре бозылуын кайгылы очрактан соң барлыкка килде дип әйтүчеләр шактый. Әлбәттә, табиб аларга, симптомнардан чыгып, тиешле даруларга рецепт язып бирә. Һәм ул препаратлар булыша да. Ләкин чирне дәваларга түгел, ә шул чирнең симптомнарын бетерергә генә булыша.

- Төп сәбәп бит тирәндәрәк ята - кешенең психо-соматик халәтендә. Шуңа күрә мондый очракта психолог, психотерапевт ярдәме күпкә нәтиҗәлерәк дияр идем мин, - дип аңлата психотерапевт Ринат Хәбибуллин. - Тар белгечлек табиблары тынычландыру препаратлары, транквилизаторлар белән курку, дулкынлану, кайгыру, борчылу, чарасызлык кебек хисләрне каплый, томалыйлар. Тик бу сәламәтләнү дигән сүз түгел.

Ә сәламәтләнү өчен чирнең сәбәбен ачыкларга кирәк. Аңастында яткан эмоцияләрне ачыклау зарур. Шул ук имтихан тапшыруны алсак та, кеше үзенең хис-кичерешләрен чыгарырга, үзендә йомып калдырмаска тиеш. "5" ле алган булса, кычкырып шатланырга, яисә сикеренеп алырга, якын кешесен нык кына кочаклап үбеп алырга кирәк. Ә имтиханын бирә алмаса инде, елау, кулыңдагы китабыңны идәнгә томыру, кайчагында хәтта сүгенү дә булырга мөмкин.

- Безнең күбебез, шәхсән мин үзем дә искәрмә түгел, тирә-юньдәгеләрдән эмоцияләребезне яшерергә өйрәнгән. "Яхшы тәрбия" нәтиҗәсе бу. Балачактан безне әти-әниләребез негатив хисләрне яшерергә өйрәтә. Бу, әлбәттә, күркәм холыклы булуның күрсәткече. Мин моны начар дип әйтмим. Ләкин үзең генә калганда хисләрне, эмоцияләрне бәйдән ычкындырып тору да кирәк. Авырулар йомгагы булган таш курчакка әверелмәс өчен.

Ә эмоцияләр белән дөрес идарә итү серләренә психолог-психотерапевтлар ярдәмгә килә.

- Күңелеңне, эчке халәтеңне дәваларга теләүдән оялырга кирәкми, - ди Ринат Сәгыйтович. - Без бит барыбыз да кешеләр, барыбыз да матур тормышка, камиллеккә омтылабыз. Ә матурлык, бәхет-сәгадәт үзебезнең эчке дөньядан башлана.

Әңгәмәдәш - Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: