Бөгелмә авазы

Бәхетләр елмайсын олыгайган көндә дә

1925 ел. Декабрь аеның салкын киче. Каршы урман юлыннан Кодашка таба чаналы ат юырта. Ат чанасында, зур толыпка төренеп, икәү утырганнар. Шәймәрдан абыйның Фазылы килен алып кайта икән. Бөгәрләнеп, толыпка төренеп утырган яшь килен Хәсбиямал хисләр өермәсендә калган. Алдагы тормышы аны куркытса да, үги ана җәберен күреп яшәү булмас әле....

1925 ел. Декабрь аеның салкын киче. Каршы урман юлыннан Кодашка таба чаналы ат юырта. Ат чанасында, зур толыпка төренеп, икәү утырганнар. Шәймәрдан абыйның Фазылы килен алып кайта икән. Бөгәрләнеп, толыпка төренеп утырган яшь килен Хәсбиямал хисләр өермәсендә калган. Алдагы тормышы аны куркытса да, үги ана җәберен күреп яшәү булмас әле. Ни дисәң дә, хәзер аның бит ире, яклаучысы Фазылы булды! Шул уйлар белән яшь кәләш оялып кына хәләленә күз салгалап ала…

Кодашта яшьләр кайтуын үзләренчә көтеп торганнар. Бу зур гаиләдә Хәсбиямал өчен яңа тормыш башлана. Шәймәрдан карт йортына ул 17 нче кашык булып килеп керә. Өй тулы кеше. Казан тутырып аш пешерсә дә, баштагы мәлләрдә аның үзенә такы-токы гына эләккән ризык. Үпкәләп, иргә зарланып утырулар юк инде, анысы. Монда барысы да эшлиләр. 17 яшьлек Хәсбиямал да өйрәнә бу гаилә тормышына. Яшь хатынга, озак көттерми, йөрәк астында яңа җан үзе барлыгын сиздерә. Көзге эшләр тәмамлануга кызы Фәимәсе дөньяга килә. Ә 1927 елның көзендә Фазыл яшь хатыны һәм бер яшьлек кызы белән, башкаларга ияреп, Кызыл Чишмәгә күченә. Менә монда инде ныклап торып, яңа тормыш башлана. Җир эшкәртеп, мал-туар карап, көн күрә яшь гаилә. Бер-бер артлы яңа сабыйлар дөньяга килә тора: Әсхәт, Нәзифә, Фоат, Энҗе.

1941 ел. Балалар да ипләп кенә кул арасына керә башлаганнар, тормыш та җайга салынган. И-их, син уйлаганча гына бармый шул ул тормыш дигәннәре. Сугыш башлана… 15 яшьлек кызлары Фәимәне торф чыгарырга Горький шәһәре тирәләренә озаталар. Немецлар Мәскәүгә якынлаша башлагач, кызларга кичекмәстән кайтып китәргә боералар. Яшьлекме, наданлыкмы, тәкъдирме - Фәимә берничә якташы белән бернинди документсыз юлга кузгала. Кача-поса кайталар алар юлда. Анда кыз балаларның күргәннәрен һичкемгә дә язмасын. Инде, ниһаять, менә кыз бала өйдә. Әнкәсе аны бетләрдән арындырып, әкрен-әкрен генә аякка бастыра. Колхозга эшкә чыга Фәимә. Кара җанлы кешеләр белән дөнья тулган чак (хәер, хәзер юкмы инде алар?). Кызыл Чишмәдә дә табыла андый пычрак җанлы бәндә. Фәимәнең авылга бер документсыз кайтканлыгын органнарга әләкли ул. 1942 елның кыш башында Фәимәне кулга алалар да Бөгелмә төрмәсенә утыртып та куялар. Ата-ана, балаларын яклап, берни дә эшли алмый. Шул ук елның апрель башында Фазыл абыйны да сугышка алалар. Ата кеше кичкырын: "Ярар, әнисе, балалар кул арасына керерлек (Әсхәткә - 14, Нәзифәгә - 12, Фоатка - 9, Энҗегә 5 яшь була), ничек тә бирешмәгез, яшәргә тырышыгыз", - ди. Саубуллашканда Хәсбиямал иренә үзенең авырлы икәнен әйтә һәм иреннән көмәнен төшертергә рөхсәт сорый. Ир кабынып китеп: "Юк дигәч, юк! Бәлки мин шул туачак сабыем хакына бу каһәр сугыштан исән чыгармын", - дип, хатынының ялваруына нокта куя.

Шулай була да. 1942 елның октябрь ахырында гаиләдә алтынчы бала туа. Аңа Кәтифә дип исем кушалар. Ата кешедән, бик еш булмаса да, хатлар килгәләп тора. Немецлар белән бер каты бәрелеш вакытында Фазыл яткан окоп өстенә бомбалар ява башлый. Шуларның берсе, ерак түгел генә шартлап, безнең солдатларны җир белән күмеп куя. Бәхеткә, якташыбызныңның кулы өскә чыгып калган була. Санитарлар казып алалар нык кына контузия алган Шәймәрдановны. Ирнең колаклары ишетми, авызында тешләре юк, зиһен таркалган. Озак дәвалана ул госпитальләрдә. 1943 елның ахырында гына көчсез, хәлсез, бер шәүлә кебек кайтып керә ул гаиләсе янына. Аны, абый-апалары белән бергә, ул киткәндә көмәндә калган, инде менә тәпи йөри башлаган кечкенә кызчыгы да каршы ала. Ата, күз яшьләрен тыймыйча, кызчыгын кочып елый. "Бәлки синең хакка, синең хакка гына исән калганмындыр мин ул дәһшәттә", - дип еш кабатлый торган була әтиләре.

Фәимәне төрмәдән азат итәләр. Аның гаепсезлеге раслана. Бу тормышта шатлык белән хәсрәт гел янәшә йөри диярсең. Сугыш яралары теткәләгән, хәлсезләнгән фронтовик тәки ныклап тернәкләнеп китә алмый. Юньле ризыгы да юк бит аның авыру кешене аякка бастыру өчен. Хәсбиямал, бер стакан булса да он сорап, колхоз рәисенә мөрәҗәгать итә. "Кәҗә сөтенә болгатып булса да иремнең тамагына бераз каптырыр идем", - дип ялвара ул. Ялынулар җавапсыз кала. Тәмам хәлсезләнгән фронтовик алты баланы 36 яшьлек хатыны җилкәсенә калдырып, күзләрен мәңгелеккә йома.

Бәла ялгыз йөрми, диләр. Нәкъ шул минутта Хәсбиямалның сеңлесе Фатыйма да бу дөнья белән хушлаша. Авылда кабер казый алырдай хәлле кешесе дә бик аз шул. Шунлыктан ир белән хатынны бер кабергә куярга булалар. Рәхмәт Зәхия абыйга. "Ничек инде җизни белән балдызны икесен бергә куябыз? Ничек җавап биреп бетерербез?" - дип, ике кабер казытырга әмәлен таба.

"И-ий, авыр да яшәдек соң, - дип искә ала узган балачагын Кәтифә апа. - Ачлык, хәерчелек. Өскә кияргә кием юк. Миңа 5 - 6 яшьләр тирәсе булыр. Безнең йортка колхоз сепараторын урнаштырдылар. Кичләрен авыл апалары, сөтләрен күтәреп, сепаратка килә, шунда ук кайберләре гөбедә май да язалар иде. Мин кигән киемемнең аламалыгыннан оялып, тын да алмый, мич башында утырам. Беркөнне көндезен безгә тегүче Әбүзәр бабайның хатыны Миңҗамал түти килеп керде. Мин инде, һәрвакыттагыча, мич башына шылдым. Ул ипләп, җайлап-җайлап кына мине үз янына дәште. Төштем бит тәки, төштем дә телсез калдым. Ул миңа ак җирлеккә кечкенә зәңгәр чәчкәләр төшкән ситсыдан искитмәле матур күлмәк тегеп алып килгән. Кыйгачлап куелган ике кесәсе дә бар. Бу минем үз гомеремдә кигән беренче яңа киемем иде! Күлмәкне кидем дә күршеләргә күлмәк күрсәтергә, котлатырга йөгердем. Ә анда Минҗиантәй мичтән яңа пешкән ипиләр чыгарып ята (алар хәлле яшиләр иде). Сулуым кабып, Минҗиантәй дип кенә әйтә алдым, ул барысын да аңлады. "И-ий, кызым, бигрәкләр дә матур күлмәк кигәнсең, котлыйм үзеңне", - дип, кулыма бер шишара ипи тоттырды. Бер түгәрәк шишара! Мин кая басканымны белмичә өйгә элдердем. Ул ипекәйнең исе, аның кайнарлыгы күп еллар әле минем хәтердә сакланды. җидегә бүлеп каптык без ул икмәкне…"

Тормыш дәвам итә. 1953 елның февраль ае. Хәсбиямал апа йортында мәш киләләр. Әлмәттә бораулауда эшләүче улы Әсхәт Бөгелмәдән килен алып кайтачак бүген. Сөйләшенгән вакытка 20 яшьлек Фоат абыйсын килен белән каршы алырга Карабаш чатына төшә. Бик озак көтә егет яшьләрне. Инде төн җитә, ә алар юк та юк. Ул кире борылып кайтырга мәҗбүр була. Өйдә дә барысы да аптырашта. Хат ташучы Харис абый да берничә мәртәбә кереп чыга үзләренә. Баксаң, ул барысын да белгән булган, тик аның җөрьәте генә җитмәгән Әсхәт белән булган хәлләрне гаилә әгъзаларына сөйләп бирергә. Әсхәтнең фаҗигале үлеме турындагы телеграмманы туйга әзерләнгән анага бирә алмыйча, гаҗиз булган хат ташучы.

Хәлләр болай булган. Әсхәт Әлмәткә туй үткәрергә яллар сорап барган. Мастеры аңа: "Ярар, энекәш, әнә теге торбаларны гына күчереш тә китәрсең", - дигән. Егет тиз генә комбинезонын киеп, эшкә керешкән. Тракторчы егет белән Әсхәт арасында үзара сүзгә килүләр булгалап торган. Эш барышында тракторчы әллә инде ялгышып, әллә хөсетлек беләнме, безнең якташны тимерләр арасында бик нык кыскан. Әлмәт хастаханәсендә эшче егетнең комбинезонын салдырганда бот төбеннән өзелгән аягы да ияреп чыккан. Әсхәткә тиешле ярдәм күрсәтелә. Ул шок хәлендә була. Озата барган иптәшләре аның шыпырт кына җырларга азапланганлыгын җиткерәләр:

Сарман буйкайлары - яшел алан,

Бар аланы аның андызлык,

Бу дөньяда ике авыр хәл бар,

Берсе - үлем, берсе - явызлык…

Шушы сүзләрдән соң күп тә тормый, яшь егетнең гомере өзелә…

Насыйп булмаганны кочып булмый, диләр. Никахлар күктә укылмаса, җирдә ничек кенә тырышсаң да, булмый икән. Мөслимә белән дә шулай була. Туй урынына язмыш аны ачы югалту белән сыный. Хәсбиямал апаларга ул килгәләп йөри. Шул килүләрнең берсендә 20 яшьлек Фоат аның кулын сорый. Кыз аптырашта кала. Егет бит аннан 5 яшькә кечерәк, ләкин соңрак ризалык бирә, чөнки кече эне абыйсына шулхәтле нык охшаган була. Өйләнешкәннән соң әле Фоат армия хезмәтендә дә булып кайта. Лениногорск шәһәрендә бик тату, матур гомер кичерә бу гаилә. 3 бала үстерәләр. Матур итеп Алтын туйларын уздырып, олыгаеп, бер-бер артлы бакыйлыкка күчәләр алар.

Хәсбиямал апаның төпчек кызы Кәтифәнең язмышы нинди икән дисезме? Авыл башындагы үзләре салып кергән йортта яшәп яталар хәзерге көндә алар. Тирә-юньне яктыртып, нинди генә халәттә дә йөзендә нур балкытып торган ачык йөзле кешеләр була. Шуларның берсе - минем әңгәмәдәшем Кәтифә апа. 19 яшендә Чирчик шәһәрендә яшәүче апалары янына кунакка килә кыз. Кунакка гына киткән җирдән нәкъ менә 40 елга тоткарлана ул. Гаилә корып, 4 кыз үстереп, 2000 еллар башында кабат Кызыл Чишмәгә кайтып төшә бу ханым. Тегендәге тормыш челпәрәмә килгән. Монда да аларны беркем көтеп тормый. Җигелеп тарта алар кызы Гөлнара белән бу дөнья йөген. Төрле чаклар була, ләкин сынмыйлар, сынатмыйлар.

"…Ишкәкләр сынмады тормыш дәрьясын кичкәндә,

Бәхетләр елмайды олыгайган көннәрдә дә",

- дип кабатларга ярата Кәтифә апа.

Авырлыкларны башыннан күп уздырса да, күңел пакьлеген югалтмаган бу ханым. Ул матур-матур шигырьләр, бәетләр яза. Күңелендәгесен шулай тигез хәрефләр белән ак кәгазьгә төшереп, якыннарына өләшә. Сәламәтлек белән дә проблемалар булып кына тора, анысы. Әле менә кызы Гөлнара атнага ике мәртәбә Бөгелмә хастаханәсенә гимодиализга йөртә үзен. "Раббым мине берүк бу баламнан аермасын. Ул минем төп терәгем, - ди ана. - Бүгенге көндә мин бик бәхетле. Торам дисәм, матур, җылы йортым бар, ашыйм дисәм, тәмле ризык та җитәрлек. Балаларым, оныкларым үз янымда. Авыл халкына чиксез рәхмәтлемен. Кайтып төшкән мәлләребездә алар бик нык ярдәм күрсәттеләр безгә. Кылган игелекләре үзләренә әҗер-саваплары булып кайтсын", - ди күпне күргән ана…

Равилә АРСЛАНОВА.

Кодаш авылы.

Ул өйдә юк инде

Зират буена кадәр озата бардык,

Үтә салкын февраль көн иде,

Авызын ачып тора яңа кабер,

Безнең башлар түбән иелде.

Ул кәфеннән иде, ә гүр салкын,

Калдырмадык гүрдә аны без,

Йөрәкләргә салып алып кайттык,

Алып кайттык аны өйгә без.

Әле дә булса безнең арабызда

Шаулап-гөрләп яши төсле ул,

"Сагынсыннар әле", - дип кенә тик

Исәнлеген әйтми кебек ул.

Өстәлемдә минем бер хат ята,

Сагынуларым тулган аңарга.

Ул - абыема дигән хатым минем,

Белмим, нинди адрес язарга.

Ул хатымда минем шундый сүзләр:

"Нигә, абый, һаман килмисең,

Ә мин сине сагынып беттем инде,

Ә син әллә шуны белмисең?

Элеккечә бергә шау-гөр килеп,

Йөрисе лә килә бит, абый,

Аерылганнан бирле җыйган серне

Сөйлисе лә килә бит, абый.

Икәү бергә барган юл өстендә

Сине эзләп йөрим һаман мин,

‰ырларың бар юлда, ә үзең юк!

Кабатланмас абый, кайда син?.."

Өстәлемдә минем шул хат ята,

Сагынуларым тулган аңарга,

Ул - абыем, сиңа дигән хатым,

Белмим, нинди адрес язарга?

Салыр идем, ләкин почтальоннар

Хатны аңа илтә алмыйлар,

Киләчәккә хатлар барып җитә,

Ә үткәнгә алар бармыйлар…

Кәтифә ШӘЙМӘРДАНОВА.

Чирчик шәһәре. 1961 елның 22 феврале.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: