Бөгелмә авазы

Бүген Ленинградны блокададан азат итүгә 73 ел

Бүген Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көнен билгеләп үтәбез. Бу көн Россиянең сугыштагы батырлыклары тарихына Сугышчан дан көне буларак кергән. Бөек Ватан сугышы барышында иң озыны саналган Ленинград өчен көрәш 900 көнгә якын дәвам иткән һәм әлеге көннәр совет халкының батырлык символына әверелгән. Хәрби тарихчылар билгеләп узганча, бөтен сугышлар...

Бүген Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көнен билгеләп үтәбез. Бу көн Россиянең сугыштагы батырлыклары тарихына Сугышчан дан көне буларак кергән. Бөек Ватан сугышы барышында иң озыны саналган Ленинград өчен көрәш 900 көнгә якын дәвам иткән һәм әлеге көннәр совет халкының батырлык символына әверелгән. Хәрби тарихчылар билгеләп узганча, бөтен сугышлар тарихында дөньяның бер генә шәһәре дә Җиңү өчен Ленинград биргән кадәр гомер корбан итмәгән.

Быел без Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Әмма, 1945 елның 9 май иртәсен якынайту өчен, кайчагында кеше мөмкинлекләре чиген дә узган батырлыклар кылынган, шул исәптән Ленинградны саклаган вакытта да. Безнең бурыч - әлеге дәһшәтле елларда шәһәрне саклаган һәм азат иткән, кайчагында үз гомере бәрабәренә «Тормыш юлы» буенча камалышта калган шәһәрнең ил белән элемтәсен тәэмин итүчеләрне дә, мәңгелеккә Пискарев зиратында ятып калучыларны да искә алу.

Ватаныбыз тарихыннан күренгәнчә, халкыбызга һәрчак үз җирен читтән янаган куркынычтан сакларга туры килгән. Батырлык һәм Ватанга чын күңелдән бирелгәнлек - Россия халкын башкалардан аерып торган сыйфат. Үз гомерләре бәрабәренә азатлык китерүчеләр һәм киләчәк буыннарга иминлек тәэмин итүчеләр хатирәсенә без лаеклы булырга тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: