Бөгелмә авазы

Бүген, 1 апрель - халыкара көлке көне

Көлке (алдау) көне (April Fools' Day яисә All Fool's Day) - 1 апрель көнне бөтен дөньяда билгеләнеп үтелә торган күңелле бәйрәм. Бу көнне туганнарны, дусларны һәм танышларны алдыйлар, шаярталар, күңел ачалар. Бәйрәмнең кайсы илдә туганы төгәл мәгълүм түгел. Бер версия буенча әлеге бәйрәм язны күңелле итеп каршы алу йолалары белән...

Көлке (алдау) көне (April Fools' Day яисә All Fool's Day) - 1 апрель көнне бөтен дөньяда билгеләнеп үтелә торган күңелле бәйрәм. Бу көнне туганнарны, дусларны һәм танышларны алдыйлар, шаярталар, күңел ачалар.

Бәйрәмнең кайсы илдә туганы төгәл мәгълүм түгел. Бер версия буенча әлеге бәйрәм язны күңелле итеп каршы алу йолалары белән бәйле булса, икенче версия буенча әлеге бәйрәм XVI гасырда Григориан календарена күчү процессында туган, дип санала. Россиядә массакүләм рәвештә көлке көне беренче тапкыр 1703 елда Мәскәү шәһәрендә үткән. Яңа елны иске календарь буенча 1 апрель көнне каршы алган кешеләрдән көлгәннәр, аларга "мәгънәсез" бүләкләр бүләк иткәннәр.

Көлке көне белән сезне, Дуслар!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: