Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең Мактаулы гражданины Хәмит ШАФИКОВ якты дөньядан китеп барды

2017 елның 7 июнендә 94 нче яше белән баручы Бөек Ватан сугышы ветераны, Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гражданины, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисенең урынбасары, элекке "Семеновод" тәҗрибә хуҗалыгы җитәкчесе, Бөгелмә муниципаль районының авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы, Бөгелмә индустриаль-педагогия техникумы директоры, менә дигән кеше Хәмит Газиз улы Шафиков бакыйлыкка күчте. II...

2017 елның 7 июнендә 94 нче яше белән баручы Бөек Ватан сугышы ветераны, Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гражданины, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисенең урынбасары, элекке "Семеновод" тәҗрибә хуҗалыгы җитәкчесе, Бөгелмә муниципаль районының авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы, Бөгелмә индустриаль-педагогия техникумы директоры, менә дигән кеше Хәмит Газиз улы Шафиков бакыйлыкка күчте.

II дәрәҗә "Ватан сугышы", "Партийная доблесть", "Почёт билгесе", III дәрәҗә "Дан" орденнары кавалеры, шулай ук "За боевые заслуги", "За победу над Германией", "За взятие Кёнигсберга", "За доблестный труд в Великой Отечественной войне", "Жуков" һәм башка сугышчан, хезмәттәге казанышлары өчен, ә тагын юбилейлар уңаеннан барлыгы 28 медаль белән бүләкләнгән.

Халык хуҗалыгы өчен квалификацияле белгечләр әзерләүдә ирешкән уңышлары өчен 1984 елда Татарстан АССР Югары Советы Президиумы Указы белән "Татарстан АССР мәктәбенең атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем бирелә.

Үсеп килүче яшь буынга патриотик тәрбия бирү, хәрби хезмәт һәм сугыш ветераннары оешмасы эшендә актив эшчәнлеге өчен Хәмит Газиз улы Шафиков Татарстан АССР Министрлар Советының, Россия хәрби хезмәт һәм сугыш ветераннары комитетының Мактау Грамоталарына лаек булган.

Хәмит Газизович Бөгелмә муниципаль районының намусы, вөҗданы, горурлыгы булып торган якташларыбызның берсе иде һәм ул шулай булып калачак та. Намуслы, игелекле, зыялы-тәртипле, үз районын бөтен җаны-тәне белән сөйгән һәм аның үсеше өчен үзеннән зур өлеш керткән якты һәм яхшы кеше турындагы якты истәлекләр безнең күңелләрдә гомер буе сакланачак.

Мәрхүмнең якыннарының, туганнарының тирән югалту кайгысын уртаклашабыз.

Линар ЗАКИРОВ,

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,

Бөгелмә шәһәре мэры.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: