Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләргә Яңа ел табынын бизәү буенча киңәшләр

Яңа елны каршыларга берничә көн генә калып бара. Ничек итеп табынны бизәргә, нинди ашамлыклар куярга... Узган елдан калган шәм, кызыл төстәге тастымал, ашъяулык, салфетка һәм тәлинкәләрне быел да куллана аласыз. Чөнки утлы Әтәч елы - боларның барысын да үз итә. Узып баручы Маймыл елыннан аермалы буларак, Әтәч елын каршылаганда артык...

Яңа елны каршыларга берничә көн генә калып бара. Ничек итеп табынны бизәргә, нинди ашамлыклар куярга...

Узган елдан калган шәм, кызыл төстәге тастымал, ашъяулык, салфетка һәм тәлинкәләрне быел да куллана аласыз. Чөнки утлы Әтәч елы - боларның барысын да үз итә.

Узып баручы Маймыл елыннан аермалы буларак, Әтәч елын каршылаганда артык ялтыр-йолтыр бизәкләргә өстенлек бирергә кирәкми. Яңа ел бизәкләре чама белән генә, тик зәвыкъ белән кулланылган булырга тиеш.

Табындагы ризыкларны иренмичә бизәгез. Өстәлдә кызыл икра, помидор, гранат җимеше, гомумән, кызыл төстәге ризыкларга өстенлек бирергә тырышыгыз.

http://shahrikazan.com/

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: