Бөгелмә авазы

Ә безнең тавык...

Телевизор-радио кабызасыңмы, кулга газета-журнал аласыңмы, үз сабыеннан баш тарткан, аны каядыр ташлаган, хәтта үтереп үк аткан хәсрәт аналар турында хәбәрләр белән еш очрашабыз. Шундый мәлләрдә һәрвакыт бала чагыбыздагы кызганыч һәм шул ук вакытта сокланырлык бер вакыйга искә төшә. Безнең әни күп итеп үрдәк асрый, кышка да бер ата, ике-өч баш...

Телевизор-радио кабызасыңмы, кулга газета-журнал аласыңмы, үз сабыеннан баш тарткан, аны каядыр ташлаган, хәтта үтереп үк аткан хәсрәт аналар турында хәбәрләр белән еш очрашабыз. Шундый мәлләрдә һәрвакыт бала чагыбыздагы кызганыч һәм шул ук вакытта сокланырлык бер вакыйга искә төшә.
Безнең әни күп итеп үрдәк асрый, кышка да бер ата, ике-өч баш ана үрдәк калдыра иде. Алар, февраль ахырыннан күкәй сала башласалар да, үзләре бик сирәк бала чыгардылар. Әни башта йомыркаларны кешегә бирә, ә үзебезнең ел да утыра торган зур кызыл тавык кыртлый башладымы, тиз арада 15 - 16 үрдәк күкәе җыя да тавык астына сала. Күп елларда әни, чыккан бер биби урынына кабаттан йомырка куя барып, икешәр мәртәбә рәттән утырта иде бичаракайны.
Менә шул "кызылыбыз" соңгы партия бибиләрен үзе ияртеп үстерә иде. Канат йоннары чыгып, карга-тилгән ала алмаслык булгач, үрдәкләрне "әниләреннән" аерабыз: берәр атнага тавыкны аерым абзарга бикләп, үрдәкләрне елгага ияләштерәбез.
Ә бер елны, капканы ачык калдырганбыздыр инде, үрдәкләр елгага йөгергән. Билгеле, "әнкәләре" дә калышмаган. Без сизеп алганда, бибиләр чума-бата су коена, ә кызыл тавык әле оча-йөгерә күпергә менә, әле аска төшә... Безгә - бала-чагага кызык: көлешәбез. Ә мескен ана, балаларым бата дип уйладымы, күпердән елгага очты! Барыбыз да ах иттек. Ярый якын-тирәдә өлкәннәр бар иде: алар ярымүле тавыкны коткарып калдылар.
Менә ичмаса, Ана дисәң дә Ана!
Фирая КАЮМОВА.
Бөгелмә шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: