Бөгелмә авазы

Авырткан җирем билгеле

Хәмәй абзый Стәрлебаш дәваханәсендә ятканда була бу хәл. Кич белән бер палатада яткан авылдашы Гатау белән чәй эчеп, ятарга җыенганда шәфкать туташы кереп: "Абзыйлар, иртәгә Уфадан врачлар килә. Сез чирләрегез турында яхшылап сөйләгез, ә син, Гатау абзый, безне җәфалаган кебек, то бу җирем, то теге җирем авырта дип, Уфа врачларының...

Хәмәй абзый Стәрлебаш дәваханәсендә ятканда була бу хәл. Кич белән бер палатада яткан авылдашы Гатау белән чәй эчеп, ятарга җыенганда шәфкать туташы кереп: "Абзыйлар, иртәгә Уфадан врачлар килә. Сез чирләрегез турында яхшылап сөйләгез, ә син, Гатау абзый, безне җәфалаган кебек, то бу җирем, то теге җирем авырта дип, Уфа врачларының башын катырма, авырткан җиреңне конкретно күрсәт", - дип ныгытып әйтеп чыгып киткән.
Гатау абзый койкасына яткач, Уфа врачлары алдында югалып калмас өчен авырткан җирен химический карандаш белән түгәрәкләп
билгеләп куйган. Гатау йоклап киткәч, Хәмәй абзый авылдашының тәненең төрле җирләренә, химический карандашны төкерекләп, тагы түгәрәкләр дә, шакмаклар да һәм дә оятсыз әйберләр дә төшереп куйган. Иртәгесе көнне Уфа врачлары обход ясап йөргәндә, Гатауллага чират җитеп: "Йә, больной, сезнең кайсы җирегез авырта?" - дигән сорауга Гатау абзый: "Минем авырткан җирем билгеле, у меня все отмечено", - дип халатын ачып җибәрсә, үзенең дә, врачларның да күзләре шар булган, имеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: