Бөгелмә авазы

Ашыгып ерак китеп буламы?

Апрель аеның кояшсыз, болытлы бер көне иде. Кәеф тә нәкъ шул көндәгечә. Көтмәгәндә хәл белешергә дип, Әхмәтҗан абый килеп керде. Аралашып утырдык. "Күрәм, кәефең дә китебрәк тора бугай. Көлдереп алыйм әле үзеңне", - дип, Әхмәтҗан абый мәзәкләр сөйләп алды. Күңел төшенкелеген кул белән сыпырып алдылармыни. Икәүләшеп күздән яшьләр чыкканчы рәхәтләнеп...

Апрель аеның кояшсыз, болытлы бер көне иде. Кәеф тә нәкъ шул көндәгечә. Көтмәгәндә хәл белешергә дип, Әхмәтҗан абый килеп керде. Аралашып утырдык. "Күрәм, кәефең дә китебрәк тора бугай. Көлдереп алыйм әле үзеңне", - дип, Әхмәтҗан абый мәзәкләр сөйләп алды. Күңел төшенкелеген кул белән сыпырып алдылармыни. Икәүләшеп күздән яшьләр чыкканчы рәхәтләнеп көлештек. Шуларның берсен сезгә дә сөйлим әле.

 

Күрше Габдрахман авылыннан 1892 елгы Нурсәет Гәрәев беренче герман сугышына бар эштә дә бик акрын кыймылдаучы авылдаш егете белән бергә алына. Кушаматы да аның "Әкрен" Гәрәй булган. Ни генә эшләсә дә, ул һәрчак соңга кала, ашыгуның ни икәнен дә белми икән. Хәтта ашханәгә барганда да соңара торган булган. Соңыннан Нурсәет Гәрәев сөйли: "Нинди генә команда бирсәләр дә, мин гел тырышам - гел алга чабам, ә ул - юк. Шулай тырышып чаба-чаба немецларга әсирлеккә дә төштем. Ә ул - юк. Алты ел пленда иза чигеп кайттым шулай. Ә "Әкрен" Гәрәй ару гына яшәп ята. Колхозлашу чоры башланды. Мин, үз-үземә хыянәт итмичә, шатыр-шотыр чабып, атым, арбам, йөгәннәрем белән колхозга барып кердем. Ә ул - юк. Габрахманнан Бөгелмәгә җәяү йөрсә йөрде, колхозга кермәде, эшче һөнәрен үзләштерде.

Мин менә шулай шатыр-шотыр чабып, гомерем буена "таяк"ка эшләп, ачуым килмәгәе, "өч" тиенлек пенсия белән "лаеклы" ялга чыктым. Ә "Әкрен" Гәрәй уч тутырып хөкүмәт эшчесе пенсиясен алды…"

Сөйләгәннәргә өстәп, шуны әйтәсе килә: урыслар әйтмешли, "Ашыгычлык ул борча тотканда гына кирәк". Ә менә үзебезчә, авылча әйткәндә, "Ат бик нык юырта да белә, бик тырышып эшли дә, ләкин аңа карап кына ул беркайчан да персидәтел була алмый…"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: