Бөгелмә авазы

20 минутта әзер: бик тәмле бәрәңге пешерү ысулын АДЫМЛАП ӨЙРӘТҮ

Тиз арада әзерләп алыр өчен бик уңайлы рецепт: үзе тәмле, үзе файдалы. Моның өчен 1 кг бәрәңге, 1 кишер, 1 помидор, 1 суган, бәрәңге өчен кулланыла торган тәмләткеч, яшел суган кыягы һәм укроп, 1-2 "теш" сарымсак, тоз, борыч, үсемлек мае кирәк. Бәрәңге, кишер, суган, помидор, сарымсакны турыйбыз. Тәмләткечләр, тоз, борыч...

Тиз арада әзерләп алыр өчен бик уңайлы рецепт: үзе тәмле, үзе файдалы.

Моның өчен 1 кг бәрәңге, 1 кишер, 1 помидор, 1 суган, бәрәңге өчен кулланыла торган тәмләткеч, яшел суган кыягы һәм укроп, 1-2 "теш" сарымсак, тоз, борыч, үсемлек мае кирәк.

Бәрәңге, кишер, суган, помидор, сарымсакны турыйбыз.

Тәмләткечләр, тоз, борыч салып, туралган яшелчәләрне болгатабыз

Май өстәп, махсус пакет "җиңсә"гә салып, мичкә 20 минутка куябыз.

Телеңне йотарлык бәрәңге әзер! Өстенә яшел тәмләткечләр сибеп, табынга бирәбез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: