Бөгелмә авазы

Зиратта

Рәшәткәләр, тагын рәшәткәләр, Төрлесеннән тезелеп киткәннәр, Яңалар бар, бар бик күптәнгеләр, Мәңгелекне саклап торалар. Бары ташлар гына сөйли монда, Кайчан туган, кайчан вафатлар, Кай арада җиргә килгәннәр дә Кай арада китеп барганнар. Укып барсаң, тарих үзе монда, Менә архив кайда саклана, Салкын караш белән каршы ала, Моңсу итеп озатып кала....

Рәшәткәләр, тагын рәшәткәләр,

Төрлесеннән тезелеп киткәннәр,

Яңалар бар, бар бик күптәнгеләр,

Мәңгелекне саклап торалар.

Бары ташлар гына сөйли монда,

Кайчан туган, кайчан вафатлар,

Кай арада җиргә килгәннәр дә

Кай арада китеп барганнар.

Укып барсаң, тарих үзе монда,

Менә архив кайда саклана,

Салкын караш белән каршы ала,

Моңсу итеп озатып кала.

Монда керсәң - үзе сихри дөнья,

Монда килсәң - бар да онытыла,

Яшәү кадерен шунда беләсеңдер,

Фани дөнья шунда башлана.

Салкын каберләрдә ятучылар,

Сезнең рухка дога кылабыз,

Каберегез нурлы, туфрак - йомшак,

Җылы булсын ләхет тактагыз.

И, кешеләр, җирдә йөргән чакта

Игелекләр эшлик, әлбәттә,

Барыбыз да шунда барасы бит,

Урыныбыз булсын җәннәттә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: