Бөгелмә авазы

“Зинһар, ярдәм итегез”

"Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты 2012 ел-ның 20 июнендә "Бөгелмә авазы" газетасында басылып чыккан "Зинһар, ярдәм итегез" дигән мәкаләне (авторы - Я.Мәхмүтова) тикшереп чыкканнан соң, түбәндәгеләрне хәбәр итә: "Гоголь урамындагы 75 нче торак йортта суык суны гомуми исәпләү җиһазы куелган. Биредә яшәүчеләрнең суык су буенча гомуми йорт ихтыяҗларына тотылган...

"Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты 2012 ел-ның 20 июнендә "Бөгелмә авазы" газетасында басылып чыккан "Зинһар, ярдәм итегез" дигән мәкаләне (авторы - Я.Мәхмүтова) тикшереп чыкканнан соң, түбәндәгеләрне хәбәр итә:

"Гоголь урамындагы 75 нче торак йортта суык суны гомуми исәпләү җиһазы куелган. Биредә яшәүчеләрнең суык су буенча гомуми йорт ихтыяҗларына тотылган чыгымнарның (ОДН) югары булуы сәбәпле мөрәҗәгать итүләре нигезендә, бу йортта "Спектр" идарәче компаниясе контролерлары тарафыннан шәхси исәпләү приборларын тикшерү үткәрелде.

Коллектив һәм шәхси исәпләү приборлары арасында аерма барлыкка китергән исәпкә алынмаган су күләмнәре йортта яшәүче барлык кешеләрнең дә вакытында шәхси прибор күрсәткечләрен бирмәүләре, кайберләренең күрсәткечләрне киметеп, струбциналар куюлары һәм башка сәбәпләр аркасында барлыкка килә. Тикшерү вакытында идарәче компания контролерлары тарафыннан 10 нчы, 16 нчы, 60 нчы фатирларда урлау факты ачыкланган. Ә шәхсән бу фатир хуҗалары счетчик күрсәткечләрен киметеп биргән, струбцина урнаштырган булган. Йортта су агу очрагы ачыкланмаган.

Шуны билгеләп үтәсе килә, коммуналь ресурсларның артык чыгымнар барлыкка китерүендә, иң беренче чиратта, йортта яшәүчеләр үзләре кызыксынырга тиеш, чөнки бу түләү алар җилкәсенә төшәчәк. Милекчеләргә идарәче компанияләр белән мөгамәләләрне җайларга кирәк. Йортта яшәүчеләр арасыннан һәр фатирдан шәхси исәпләү приборлары күрсәткечләрен алган вакытта катнашучы инициативалы группа булдырырга тәкъдим ителә. Милекчеләр җитди карашта булырга тиеш. Сез ваемсыз булып, кемнеңдер бу мәсьәләне чишүен көтеп ятсагыз, башкалар бу ваемсызлыктан файдаланып, моны үз мәнфәгатьләрендә кулланачак. Һәрвакыт идарәче компания белән берлектә коммуналь ресурсларның артык чыгымнарының сәбәпләрен табып, аларны булдырмый калу юлларын эзләргә кирәк.

Реклама

2012 елның гыйнварына чаклы салкын су белән тәэмин итүне исәпләү ТР Министрлар Кабинетының "Үз вакытында һәм тулы күләмдә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүче гражданнарның законлы хокукларын һәм ихтыяҗларын яклау турында"гы карар нигезендә тормышка ашырылды. Әлеге норматив документ түбәндәгеләрне күздә тота:
- фатирларында счетчик куйдырмаган затлардан түләү торучылар саны хисабына туры килүче куллану нормасыннан чыгып билгеләнәчәк, моннан тыш, аларга шәхси исәпләү җиһазлары куйдырмаган йортта яшәүче һәм фатир мәйданына пропорциональ рәвештә исәпләнгән, исәпкә алынмый калган су күләме дә бүленәчәк.

Әгәр дә торакта пропискада беркем дә булмаса һәм бу фатирда счетчик та куелмаган булса, суга түләү исәпләү җиһазлары белән җиһазланмаган фатирларның гомуми мәйданы һәм йорттагы исәпкә алынмаган су күләме бәйләнеше нигезендә барлыкка килгән фатир мәйданы һәм коэффициентына карап исәпләнә.

Су урлау фактлары нигезендә, идарәче компания тарафыннан акт төзелгән һәм алда исәпкә алынган фатирларга соңгы 6 ай өчен яңадан исәпләүне тормышка ашыру өчен Бердәм исәпләү үзәгенә хат юлланган.

Хөрмәт белән, В.ГАРӘФЕТДИНОВ,
"Бөгелмә шәһәре"
муниципаль берәмлеге
башкарма комитеты җитәкчесе".

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: