Бөгелмә авазы

Йөрәгебез түрендә ул

Юксыну "Бөгелмә авазы"ның 9 ноябрь санын алып укыгач, тетрәнеп киттем: Роза Талыйп кызы Юсупова вафат булган икән бит. Шундый затлы кешеләрнең рәхәтләнеп, балалары, оныклары игелеген күреп, куанып тормыш итәсе урында якты дөньядан бик-бик вакытсыз ахирәткә күчүләре күңелләрне үтә яралый.

Мәрзия ЗАРИПОВА,
җәмәгатьчелек хәбәрчесе.
Карабаш бистәсе.

Роза Талыйп кызын без, улларын ерак Әфганстан җирендә югалткан аналар, бик яхшы беләбез. Кайгылы көннәребездә, акны карадан аера алмаган чакта безне хәрби комиссариатка чакырып юаталар иде. Шул көннәрдә Роза ханым безнең арабызга бик тиз кереп, ягымлы тавышы, йомшак теле белән юата белде. Ул әйткән сүзендә тора белә торган җитәкче булды, һәрвакыт ярдәм кулын сузды. Кешелекле, мәрхәмәтле булганы өчен без аны бик якын иттек, яраттык. Аның инициативасы белән, Әфганстан вакыйгалары истәлегенә багышлап, "Хәтер" клубы ачылды.

Митинглар вакытында һәрвакыт безнең белән күрешеп, хәлләребезне сорашты, сабырлыкка өндәде. Өлкән яшьтә булсак та, без Роза ханым янында үзебезне нәниләр кебек хис итеп, аның канаты астында кебек тойдык.

Җитәкче кабинетының ишеге һәркем өчен һәрвакыт ачык булды. Кайчан гына керсәң дә, урыныннан торып, кочаклап каршы алыр, җентекләп хәл-әхвәлләрне сорашыр иде.

Җирле язучыларның да рәхмәте зурдыр Роза Талыйповнага, чөнки "Моңсар"ымда - моңнарым" җыентыгын бастырып чыгаруда зур ярдәм күрсәтте ул. Туган авылы Кодашны торгызуда да өлеше зур булды аның. Хәтерлим әле, Кодаштагы Сабан туйлары әкияттәгечә гөрләтеп, күңелле уза иде бит.
Кеше гомере бик кыска шул. Шуңа күрә Ходай биргән гомерне һәркем кешеләр сагынып сөйләрлек итеп узарга тиеш. Тикмәгә генә:
…Үзе үлсә, эше калсын
Мең яшәрлек имән булып…
- дип язмаганнар шул күренекле шагыйрьләребез. Роза Талыйп кызы Юсупованы да халык онытмас, якты хисләр белән күңелендә саклар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: