Бөгелмә авазы

Җыр моңлы гармун белән

"Мәдәни җомга" газетасында Миләүшә Галиуллинаның "Бәйге үтте, төере калды" дигән язмасын укыгач, минем кебек фикер йөртүче кеше бар икән дип сөендем.

Гөлгенә АВЗАЛОВА.
Бөгелмә шәһәре.
 
Чыннан да, "Татар җыры" исеме белән әллә кайда яшәүче Әкълимәләр, Мәликәләр татарчаны вата-җимерә, татар моңын чит ил эстрадасына әйлән-дерделәр. Миләүшә әйт-мешли, алып баручылар йомышчы малай ролен башкаручыга әйләнеп, татар моңының исеме генә калды. Тальян гармунда уйнап, чиста, татарча җырлаучы да калмады дияргә була. Кассетага яздырылган язмаларга кушылып авыз ачып, кеше алдап, концерт куярга өйрәнеп киттеләр. Сәхнәне моңсызлар, "яңа татарлар" басып алды. Зур сәхнәдә чыгыш ясаучы артистларның чыгышын караучы калмады.
Билетларны сата алмыйча, көчләп профсоюзлар аша таратуга калдык. Элек артистлар килсә, билет таба алмый интегә идек. Басып торып карау өчен билет тапсак, үзебезне бик бәхетле итеп саный идек. Рәхәтләнеп моңга чумып, онытылып ял итеп кайту урынына колак тонып, кассета тыңлап, эт булып арып кайтып китәсең хәзер.
Юк, бөтен җырчыны да бер калыпка саласым килми. Яшьләр арасында бик талантлы, моңлы, көчле тавышлы җырчыларыбыз бар. Менә, мәсәлән, Илнар Сәйфиевнең "Талбишек" җырын тыңласам, гел сабый чагыма әйләнеп, бишектә тибрәлеп, ләззәт алып, йок-лап ял итеп алам сыман.
Ә Зәйнәп Фәрхетдинованы бер көн тыңламасам, нидер җитми кебек була башлый. Гүзәл Уразова, Гөлнара Тимерҗановаларны мәдәни киләчәгебезнең дәвамы итеп күзаллыйм. Көн саен телевизор карап кына утырып булмый. Кассета чыгарырга акча тапкан яшь җырчыларны тыңлый алабыз, тик ни өчендер телевизордан бер кешене генә күрсәтеп, алҗытып бетерәләр. Гел торт яки конфет кына ашыйсы килми ич, кара ипи, тәгәрәткән бәрәңге дә тансык була.
Гармунга кушылып моңлы итеп башкаручыны ишетсәм, бөтен эшне ташлап, мөкиббән булып, телевизор каршына атылам. Конкурсларда шартлар төрлечә булырга тиеш дип уйлыйм мин. Менә, мәсәлән, җырчы бернинди уен коралларсыз үз тавышы белән җыр башкарырга тиеш. Халык җыры гармун белән, яисә композитор иҗаты оркестр белән башкарылырга тиеш ди. Менә шундый таләпләрне җиңә алган кешене җырчы итеп танырга була. Килделе-киттеле чыгышлар белән кемнедер кабатлап җырларга маташкан кешене җырчы дип атамас идем мин. Балалар өчен мәктәптә укыганда ук сәләтен ача ала торган дәресләр бирелергә тиеш дип саныйм. Безнең буынга яшәү шартлары үзенчә кыен иде. Ә хәзергеләргә үзенчә кыен. Сәләте булган бала үзе теләгән юлын сайлый алмаган очраклар бик күп. Әти-әни, акчасы булмау сәбәпле, балаларын укыта алмаска мөмкин. Сәхнәдә гел бертөрле чыгыш ясаучылар халыкны алҗытып бетерә. Кемгәдер ярарга тырышу аркасында татарның моңы, аһәңе югала. Шуны истә тотсалар иде конкурс-бәйгеләр оештыручылар. Шаян-шау ясамасыннар иде.
Хәзерге көндә киләчәкләре өметле җырчылар дип мин Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Сиринә Зәйнетдинованы атар идем. Уңышлар юлдаш булсын үзләренә.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: