Бөгелмә авазы

Яшәү фәлсәфәсе

Без дигәнчә түгел дөнья: Ниләрдер була харап. Күпме вакыт әрәм үтә Рекламаларны карап. *** Трибунада чыгыш ясый, Милләт белән мактана. "Ә, ө, ү, җ, ң, һ"не Әйтәлми газаплана. *** "Миннән шүрли бар да", - диеп, Мактанган сыек чыбык. Сындырган да аткан берәү, Каяндыр килеп чыгып. *** Үткәндә дә, сүткәндә дә...

Без дигәнчә түгел дөнья:
Ниләрдер була харап.
Күпме вакыт әрәм үтә
Рекламаларны карап.
***
Трибунада чыгыш ясый,
Милләт белән мактана.
"Ә, ө, ү, җ, ң, һ"не
Әйтәлми газаплана.
***
"Миннән шүрли бар да", - диеп,
Мактанган сыек чыбык.
Сындырган да аткан берәү,
Каяндыр килеп чыгып.
***
Үткәндә дә, сүткәндә дә
Бертуктаусыз көчек өрә.
Өлкәненә караганда
"Күбрәк күрә" кече түрә.
***
"Оптимизация" чире
Туган күп гасыр элек.
Дүрт хатынга - бер ир, диеп,
Шәригать кушкан белеп...
***
Аерып алып, бер түрәне
Күкләргә күтәрәләр.
Ходайга тиңләрләр иде
Оятлары бетсә мәгәр.
***
Табигатьтә бер могҗиза:
Туып тора игезләр.
Мактанмый да, хурланмый да
Мәхәббәте тигезләр.
 
Ягсуп МОРТАЗИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: