Бөгелмә авазы

Ярдәмчел затлар бар бездә

Узган 2010 елның коры, бик эссе җәен һаман онытып бетерә алмыйбыз әле. Шушы корылык белән бәйле афәтләр я тегеннән, я моннан әле хәзер дә гел үзен сиздереп кенә тора. Шул елны безнең Кодаш авылы тирәсендә бер генә буа да, су җыелып торган башка урыннар да юк иде. Чишмәләрдә дә су...

Узган 2010 елның коры, бик эссе җәен һаман онытып бетерә алмыйбыз әле. Шушы корылык белән бәйле афәтләр я тегеннән, я моннан әле хәзер дә гел үзен сиздереп кенә тора. Шул елны безнең Кодаш авылы тирәсендә бер генә буа да, су җыелып торган башка урыннар да юк иде. Чишмәләрдә дә су бик нык кимеде, ярый әле, янгын чыгу очраклары булмады (чүплекне исәпләмәгәндә). Авылыбызга кичекмәстән буа кирәк иде.

Авыл халкы исеменнән бер төркем кеше "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалык җитәкчесе Харис Хәмит улы Әхмәтгәрәев янына килдек. Гозеребезне сөйләдек. Ул безгә: "Буага урынны сез сайлагыз, калганын мин нефтьчеләр белән сөйләшермен", - диде. Рәхмәт, сүзендә торды җитәкче. Шул елның көзендә без сайлаган урында буа барлыкка килде. Аның белән бәйле бар эшләрне дә Азнакай нефть һәм газ чыгару идарәсенең Актүбәдәге беренче цехы эшчеләре башкарып чыкты (ул вакыттагы җитәкчесе - Р.Сабиров, мастер - А.Хафизов, бригадир - М.Ильясов). Сөенә-сөенә рәхмәтләрен укыды авыл халкы бу эшне башкаручыларга.

Быелгы язгы ташу буа өстендәге күпергә зыян салды. Су яннан юл алып, тирән ерганаклар хасил булды. Чокырларга, вакытлыча гына дип, кызыл балчык салынды. Аз гына сибәләп киткән яңгыр да күпер өстендә уңайсызлыклар тудырды. Шулхәтле дә тайгак булды анда, җитмәсә, күперебезнең култыксалары да юк иде әле.

"Кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә?" - дип аптырап тормадык. Нефть сәнәгате ветераны Әхмәтҗан абый Хәйдәров барып, сөйләшеп кайтты нефтьчеләр белән. Оешма ветераны гозеренә каршы килмәделәр җитәкчеләр.

Безнең үзебезнең дә күперне ныгытырга, култыксалар ясарга дип саклап тоткан торбаларыбыз бар иде. Аллаһка шөкер, аларны урлап алып китәргә маташу очрагын да туктата алып, торбаларны нефтьчеләргә тапшырдык.

Сабан туе алдыннан алар күпе-ребезне ныгытып, көмеш төсенә буялган култыксаларын ялтыратып, кызыл балчык өстенә вак ташлар түшәп, өлгерттеләр күперне. Бәйрәмгә барган, кайткан күпме халык аны эшләүчеләргә рәхмәт укый-укый кичте күперне ул көнне.

Борынгы бабаларыбыз сулыкларга, чишмәләргә, инеш һәм буа-күлләргә шулхәтле игътибарлы, сакчыл булганнар. Язга чыгуга, су башларына барып, дога кылып кайту гадәте булганлыгын да ишеткәнем бар минем. Безгә дә яңартасы иде бу күркәм гадәтне.
Кешегә бәяне аның кылган игелекле гамәлләренә карап бирәләр диләр. Үтенечебезне тыңлап, Кодаш халкын буалы, күперле итеп сөен-дергәне өчен Раббым сезгә әҗер савабын да өстәп-өстәп бирсен, актүбәләр.

Олы рәхмәтләребез сезгә, Әх-мәтҗан абый Хәйдәров, Харис Әхмәт-гәрәев, Рөстәм Сабиров, Марсель Нигъмәтуллин, Атлас Хафизов, Марсель Ильясов һәм буабызны, күпе-ребезне эшләүдә, аны төзекләнде-рүдә катнашкан барча трактор-машина йөртүчеләр, эретеп ябыштыручылар, Аллаһның рәхмәтләре яусын, сәламәт булыгыз!

"Игелек кыл да суга сал, халык белмәсә, балык "белер" дигән әйтем бар. Иншаллаһ, киләчәктә дә барыбызга да игелекле гамәлләр кылып, бәхетле, бәрәкәтле гомер кичерергәязсын. Әгәр теләкләребез изге, бер икән, нәтиҗәләргә, һичшиксез, ирешеп була.

Равилә АРСЛАНОВА,
җәмәгатьчелек хәбәрчесе.
Кодаш авылы.
Автор фотосы.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: