Бөгелмә авазы

Ә яралар никтер төзәлми…

73 ел элек 1941 елның 22 июнь таңында бөтен кеше татлы йокыда булганда, тыныч иртәдә илебезнең чигенә дошман бәреп керә. Бөек Ватан сугышы башлана.

Авыл башына чыгып, хатыннар - ирләрен, ваемсыз сабыйлар - әтиләрен, яшь кызлар сөйгәннәрен фронтка озата. Берни аңламаган сабыйлар сугышның нинди куркыныч икәнлеген белмиләр дә шул әле. Тиздән, бик тиздән үзләренең ятим каласын да, балачаклары буразна арасында үтәсен дә аңламый алар. Сугыш рәхимсез. "Әткәй, китмә!" - диеп елаган балалар ялваруын да ишетми ул сугыш.
Дәһшәтле еллар афәтен һәр гаилә кичерде. Күп хатыннар тол калды, күпме аналар ул һәм кызларын югалтты. Сугыш һәркемнең күңелендә тирән яра калдырды, йөрәкләргә әрнү салды. Күңелләр һаман сызлана, сыкрый әле. Вакыт яраларны төзәтә, диләр. Ә аларның яралары нигәдер төзәлми….
Сугыш чыккан көнне хәтерлим мин,
Бүгенгедәй ачык хәтерлим.
Күзе яшьле, hаман көлеп торган
Йөзе кырыс иде әтинең.
Кайсыбызны кочып йокласын ул,
Ничек дүрткә бүлсен бер төнне?!
Әй, син, тормыш, нигә гел-гел шулай
Аямыйсың икән беркемне?
Төшендәме күреп уянды ул
Олаучылар атлар җиккәнне:
"Балаларым", - диде, бүтән бер сүз
Әйтер өчен көче җитмәде.
Кабатлады микән аерылганда:
"Балаларым, боек булмагыз…"
Ә калганын авыл башындагы
Ялгыз каеннардан сорагыз.
Иркен авылы мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган "Без -сугыш чоры балалары" дип исемләнгән кичәбез Рәшит Гәрәйнең шушы шигырь юллары белән башланып китте. Сугышка киткән вакытларны хәтерләрендә яңартуда театральләштерелгән тамаша - "Сугышка озату мизгелләре" дигән фольклор композиция булышты. Өлкәннәребез яңадан шул чорга кайтып килгән кебек булдылар, күзләре яшь белән тулды, күңелләрендәге сагыш ташып чыкты.
Түгәрәк өстәл янында җыелган өлкәннәр барысы да диярлек сугыш чоры балалары иде. Ул апа-абыйларның кайсысына - 5 яшь, кайсысына 9, 10, 14 яшь кенә булган ул вакытта. Һәрберсе үзенең күңел хатирәләре белән уртаклашты. Истәлекләрен тарихка язып каласы килә иде бит. Галимә апа Хәсәншина, мәсәлән, бүгенге көндә дә абыйларыннан килгән фронт хатларын кадерләп саклаган. Ул аларны безгә дә алып килеп укыды.
Энҗе апа Хөснуллинага бу вакытта 6 - 7 яшь кенә булса да, барысын да бүгенгедәй хәтерли. "Ул көнне халык Сабан туе бәйрәменә җыелган иде, ә икенче көнне чыгарылыш кичәсе булырга тиеш, шундый куркыныч, шомлы хәбәрдән соң барысы да таралышты. Шуннан авыл идарәсенә халык җыелышты һәм әти-абыйлар сугышка китте..." - дип, авыр сулап куйды Эңҗе апа.
Аннары сүзне Зәйтүнә апа Рәфигул-лина дәвам итте. Сугыш башланганда нибары 13 яшь кенә булган үсмер кыз тракторга утырып, басуда җир сөргән, иген иккән. Ничек итеп авыр эштә җигелеп эшләвен елап-елап искә алды ул. Авылда нинди эш булса, аларның барысы да шул балалыктан да чыкмаган яшүсмерләр кулыннан үткән бит.
Әңгәмәләр дәвам итте, берсе артыннан икенчесе үзләренең хатирәләрен яңарттылар, сәхнәдә аларга багышлап җыр яңгырап торды, ә татар халык көйләрен, сугыш чоры җырларын бергә-бергә җырлап, матур биюләр биеп, шулай ук әбиләрне дә биетеп, матур бәйрәм үткәрдек.
Сәрия ИБРАҺИМОВА,
Иркен авылы мәдәният йорты җитәкчесе.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: