Бөгелмә авазы

Яңарыш

Үзе килеп күрмәгәннәр, Ихтимал, ышанмаслар: Яңа кинозал ачтылар, Исеме - "Мадагаскар!" Кибетләрнең атамасын Гел үзгәртеп торалар. Җил кайсы тарафтан иссә, Укны шунда боралар. "Болгар"ны сызып аттылар, Хәзер анда - "Аляска". "Луч" диеп язып элделәр "Нур" дигәнгә алмашка. "Акчарлак" урынына "Чайка"лар пәйда булды. "Күз күрмәгән..." сүзләр белән Диварларыбыз тулды. Яңа ачылган...

 

Үзе килеп күрмәгәннәр,

Ихтимал, ышанмаслар:

Яңа кинозал ачтылар,

Исеме - "Мадагаскар!"

 

Кибетләрнең атамасын

Гел үзгәртеп торалар.

Җил кайсы тарафтан иссә,

Укны шунда боралар.

 

"Болгар"ны сызып аттылар,

Хәзер анда - "Аляска".

"Луч" диеп язып элделәр

"Нур" дигәнгә алмашка.

 

"Акчарлак" урынына

"Чайка"лар пәйда булды.

"Күз күрмәгән..." сүзләр белән

Диварларыбыз тулды.

 

Яңа ачылган кибетнең

Исеме иске - "Баринъ".

Әллә түрәләр онытты

Туган телебез барын?!

Ягсуп МОРТАЗИН,

Бөгелмә шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: