Бөгелмә авазы

Әй тәмле дә “карга боткасы”

Хаҗия Хафизә СӘЕТОВА, сугыш һәм хезмәт ветераны. Бөгелмә шәһәре. 9 Май - Бөек Ватан сугышында фашистларны җиңгән бөек көн. Быел да барлык халыклар өчен онытылмаслык истәлекле бу көнне, бөтен булган медальләремне тагып, митингка чыктым. Аннары Татар мәдәният үзәге директоры Флюра Шәрипова мине "карга боткасы"ннан авыз итәргә чакырды. Анда 30лап сугыш...

Хаҗия Хафизә СӘЕТОВА,
сугыш һәм хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

9 Май - Бөек Ватан сугышында фашистларны җиңгән бөек көн. Быел да барлык халыклар өчен онытылмаслык истәлекле бу көнне, бөтен булган медальләремне тагып, митингка чыктым. Аннары Татар мәдәният үзәге директоры Флюра Шәрипова мине "карга боткасы"ннан авыз итәргә чакырды. Анда 30лап сугыш һәм тыл, хезмәт ветераны җыелган иде. Шәһәр ветераннар советы рәисе Камил Солтанов, сугыш ветераны Хәмит Шафиков, Флюра Шәрипова күздән яшьләр чыгарлык итеп чыгыш ясадылар. "Дуслык" клубы җитәкчесе Чәчкә Сәлимова исә үзе язган шигырен укыды. Бөгелмәбез сандугачы, яраткан җырчыбыз Эдуард Гафиятуллин моңлы тавышы белән җаннарыбызны иркәләде, күңелләребезне җылытты. Без бу чарадан күтәренке күңел белән таралыштык.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: