Имәндә икән чикләвек...
"Бөгелмә авазы" газетасының 6 июль санында (№52/4046/, 2 нче бит, авторы - Руслан Җәләев) шәһәребезнең Совет урамы, 40 нчы йорты ишегалдындагы чокырларны "тигезләү"нең яңа ысулын "табулары" турында фотогаепләү бирелгән иде. 14 августта бу язмага түрәләрдән рәсми җавап килде: Совет урамының 40 нчы йорты янындагы асфальт юл канәгатьләнерлек хәлдә. Әлеге йортның...
"Бөгелмә авазы" газетасының 6 июль санында (№52/4046/, 2 нче бит, авторы - Руслан Җәләев) шәһәребезнең Совет урамы, 40 нчы йорты ишегалдындагы чокырларны "тигезләү"нең яңа ысулын "табулары" турында фотогаепләү бирелгән иде. 14 августта бу язмага түрәләрдән рәсми җавап килде:
Совет урамының 40 нчы йорты янындагы асфальт юл канәгатьләнерлек хәлдә. Әлеге йортның ишегалдындагы чокырларга, юлда йөргәндә бәхетсезлек очраклары булмасын өчен, җаваплылыгы чикләнгән "Таң" җәмгыяте тарафыннан кирпеч ватыклары салынды.
Совет урамы, 40 нчы йорт ишегалдын ремонтлау, финанслау булган очракта, 2013-2015еллар планына кертелгән.
"Торак-коммуналь хуҗалыгы
департаменты" директоры
В.А.Пивсаев".
Редакциядән. Фотогаепләүдә сүз Совет урамы яныннан уза торган асфальт юл турында бармады бит. Ул юлның канәгатьләнерлек хәлдә икәнлеге болай да аңлашыла. Әлеге йортның ишегалдында барлыкка килгән автомобильләрнең йөреше өчен гаять тә авырлык тудырган чокыр-чакырлар турында сүз барды. Өстәвенә, шушы юлдан күпме әти-әни көн саен үзләренең нарасыйларын 2 нче "Батыр" балалар бакчасына китерә, кич белән тагын килеп ала.
"Таң" җәмгыятенең чокырларны тигезләү эшенә алынуы, халык турында кайгыртуы мактаулы эш анысы, әмма башлаган эшне ахырга кадәр җиткерергә, ягъни чокырларга кирпеч ватыклары китереп бушаткач, аны махсус техника белән тигезләтергә, автомобильләр һәм җәяүлеләр үтеп йөрерлек итәргә дә кирәк булгандыр. Ә бу мөһим эш башта да, хәтта бүгенге көндә дә эшләнмәде. Җиңел автомобильләр кирпеч өемнәре өстеннән үтеп йөрергә һәм машина хуҗалары әлеге, беренче карашка, изге эшкә алынучыларны каһәрләргә мәҗбүр булдылар.
Фотогаепләүнең асылы нәкъ менә шуннан гыйбарәт иде. Безгә җавап бирүчеләр мәсьәләнең асылына төшенмәгәннәр, закон нигезендә каралган срокларда тиеш булганга гына "отписка" җибәргәннәр дигән тәэсир кала. Моннан гына ишегалларындагы юлларда вәзгыять үзгәрми шул...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз