Бөгелмә авазы

Ветеранга хөрмәт кирәк

"Бөгелмә авазы" газетасын күптән алам һәм бик яратып укыйм, еллыкны җыеп барам хәтта. Газета укучылар төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр хезмәткәрләргә һәм гадел җаваплар алалар. Мине борчыган бер сорауга да җавап табарга ярдәм итегез, зинһар.

Моннан берничә ел элек, Бөек Җиңүнең 65 еллыгына әзерлек чорында, ирләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган ятимә толларга В.Путин Указы белән торак шартларын яхшырту өчен матди ярдәм күрсәтелә башлады.

Ялгышмасам, Карабаш бистәсендә дә бу категориягә 4-5 гаилә кертелде, шул исәптән безнең әниебез Хәдичә Хәмидулла кызы Садыйкова да. 1918 елгы ул, менә тиздән 1 гыйнварда үзенә 95 яшь тула. Кирәкле кәгазьләрне җыйганда бер документын таба алмаган идек, кызым айлар гына түгел, берничә ел буена йөреп, җыйнап бирде. Үзем йөри алмадым, әниебезнең кече кызына да (ул мин булам) 71 яшь инде, сәламәтлегем юк.
Миңа бер нәрсә аңлашылып бетми: кызым Бөгелмә муниципаль районы хакимиятендә әллә ничә тапкыр булды, һаман-һаман: "Әби өчен акча әлегә күчмәгән", - диләр.

Реклама

Инде байтак ветеран фатирлы булды, хәтта мул тормышта яшәгәннәргә дә бирделәр ул фатирны. Ә менә кадак кагарга да ярдәмчесе булмаган 100 яшен ваклаучы әби кышны ничек чыгар соң? Аны бүгенге көндә минем кызым - оныгы карый, тик ул үзе дә шикәр чире белән авырый. Ә әнинең йорты үзе белән бергә картайган, нигезләре җимерелгән, яңгырлар чорында түбәдән су үтә. Гомере буена атагыз кайтыр дип, өмет белән яшәгән карчыкның яхшылыкка, шәфкатьлелеккә булган өметләре өзелмәсен иде. Олыгайган көнендә әниемнең: "Минем хөкүмәтем мине һәм Ватан өчен башын салган картымны онытмады", - дип, бөтен уңайлыклары булган яңа фатирда җитәкчеләргә рәхмәтләрен укый-
укый, дога кылып утыруын күрербез микән?
Чәчкә САДЫЙКОВА.
Карабаш бистәсе.

Редакциядән. Әйтсәң - сүз, төртсәң - күз" дигәндәй, тагын бер балык башын чәйнәргә туры килә инде. Елдан-ел кимеп баручы ветераннарыбызга, сугышның бар авырлыгын үз җилкәләрендә татыган, тик шулай да игелеклелек, шәфкатьлелек төшенчәләрен бер генә мизгелгә дә онытмаган, ялгыз калсалар да, бөтен кыенлыкны җиңеп, ул-кызларын аякка бастырган, кеше иткән, гомер көзенә кадәр: "Бәлки кайтыр әле..." - дип, газизләрен көткән әниләргә карата мондый ваемсызлыкны берничек тә аңлап булмый.

Бу теманы башлап җибәрүгә кайбер җитәкчеләребез: "Балалары карасын", - дип әйтергә яраталар. Ә бит ул программа буенча федераль акчаларны хөкүмәтебез шушы ветераннарыбыз алдында үзен бераз гына булса да аклар-пакьләр өчен, алар алдындагы бурычын кайтару өчен бирүен ник дип аңламыйлар соң?
Бүген эшләгән яхшылык та, яманлык та күпмедер вакыттан соң үзебезгә үк артыгы белән әйләнеп кайтасын онытырга һич кенә ярамый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: