Бөгелмә авазы

Ветеран сүзе: Ерактагы якын милләттәшләр

Фашистик Германияне Җиңүнең (Бөек Җиңүнең!) чираттагы еллыгы узып киткән саен ул дәһшәтле елларның вакыйгалары да бездән ераклаша бара. Коточкыч югалтулар, җимерелүләр кичергән илебез әйтеп бетергесез тырышлык бәрабәренә кыска гына вакыт эчендә халык хуҗалыгын торгыза алды, ә менә Бөек Ватан сугышында катнашкан, Җиңүне якынайту өчен җанын-тәнен аямаган, тормышын корбан иткән фидакарь...

 

Фашистик Германияне Җиңүнең (Бөек Җиңүнең!) чираттагы еллыгы узып киткән саен ул дәһшәтле елларның вакыйгалары да бездән ераклаша бара. Коточкыч югалтулар, җимерелүләр кичергән илебез әйтеп бетергесез тырышлык бәрабәренә кыска гына вакыт эчендә халык хуҗалыгын торгыза алды, ә менә Бөек Ватан сугышында катнашкан, Җиңүне якынайту өчен җанын-тәнен аямаган, тормышын корбан иткән фидакарь җаннарның исәннәре турында да, үлгәннәре турында да кайгыртырга, тиешле хөрмәт күрсәтергә ашыкмады...

Ул елларда фронтовиклар турында уйлап торырга вакыт булмады. Хәер, тыныч тормышны тансыклап кайткан фронтовиклар үзләре дә илебез тарихының ул коточкыч битләрен тизрәк ябып куярга тырышалар иде. Хәзер инде сугыш еллары, дәһшәтле дәвернең каһарманнары турында бик күп санда китаплар язылган, кинофильмнар төшерелгән. Әмма бер генә язманы да, бер генә фильмны да янәшәбездә яшәүче ветераннарның - узган гасырның иң канкойгыч сугышының тере шаһитларының сөйләгән хатирәләре белән чагыштыру мөмкин түгел. Без ул кешеләр белән күбрәк аралашырга, сөйләшеп калырга ашыгырга, алар авызыннан шул чор турындагы чын хакыйкатьне мөмкин кадәр күбрәк белеп калу өчен үзләренә ешрак мөрәҗәгать итәргә тиешбез.

Инде җиде дистәдән артык ел узгач, сугышның бар серләре ачылгандыр, тулаем нәтиҗәләр ясалгандыр кебек. Әмма... алай түгел икән шул, тарих битләрендә ак таплар бик күп икән әле. Ни кызганыч, язылган мәкаләләрнең, басылган китапларның барысы да утлы еллар вакыйгалары турында чын дөрес мәгълүмат бирмиләр, хакыйкатьне ачып салмыйлар. Бу беркемгә дә сер түгел. Безнең илдә гаделлекне эзләп табу ай-яй авыр!

Әле 1839 елда ук (!) Маркиз де Кустин "Заметки о России" дигән хезмәтендә "Бу илдәге иҗтимагый тормыш - хакыйкатькә каршы тоташ заговор ул" дип язган булган. ("Заговор - билгеле бер (гадәттә политик) максатка ирешү өчен бергәләп эш итү турында берничә кешенең яшерен килешүе". Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, I том, 339 бит. Ред.). Бу фикер, килешәсездер, бүген дә бик актуаль. Яхшысы турында да, яманы турында да дәшми калуны кулайрак күрәбез шул...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан "Российская газета" үз битләрендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә әлеге лаеклы бүләкләрен алуга ирешә алмаган каһарман татарстанлылар турында мәгълүматлар бастырып, әлеге "дәшмәүчелек пәрдәсе"нең бер читен беркадәр күтәрә төшкән иде.

Газетаның 2013 елның 11 апрелендә басылган 79 нчы санында, мәсәлән, "Лимит на героев" ("Каһарманнарга лимит") мәкаләсендә чыгышы белән Татарстаннан булган 11 кешенең фамилиясе саналып, аларның исән булган туган-тумачаларын эзләү турында язылган иде. Газета билгеләп үткәнчә, полкның канкойгыч утлы сугышлар барган урындамы, әллә дошманның килүен, һөҗүмен көтә торган җирдәме торуына карап, югары хөкүмәт бүләкләренә лимит - чикләү кертелгән булуы да бик ихтимал булган икән бит. Каһарманның нинди милләттән булуы да зур роль уйнаган икән. Бәлки бу яклап та чикләү нормасы куелган булгандыр, кем белә... Бигрәк тә татар исемле, татар фамилияле кешеләр турында сүз барганда... Казан Кремленың Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы музее директоры урынбасары Михаил Черепанов хак әйтә:

- 70 ел гомер узгач, һәлак булган каһарманнарга тиеш булган бүләкләрне аларның якыннарына, туганнарына тапшыруга ирешү хәзер реаль нәрсә түгел инде, шулай да ата-бабаларының үз вакытында югары бүләккә тәкъдим ителгән булуын белеп торырга алар һичшиксез хаклы.

2015 елның 19 февралендә чыккан 35 нче санда басылган "Рассекреченные списки" ("Сере ачылган исемлекләр") дигән язмада Советлар Союзы Герое дигән исемгә лаек булган 188 Татарстан кешесе турында сүз бара, әмма Алтын Йолдыз санаулыларга гына барып ирешкән. Аларның җидесенә Герой исеме үлгәннән соң бирелгән.

Сугышның билгеле бер этапларында илдә башкаларга үрнәк булырдай батырларны күрсәтү кирәк булган. Александр Матросов каһарманлыгы турындагы хәбәр, аның даны илгә менә шулай билгеле булган. Ә менә нәкъ шундый ук батырлыкны Татарстанның тагын 13 кешесе кабатлаганны күпме генә кеше белә икән? Аларның бу батырлыклары "искә дә алынмый" үткән. Нибары өч кешегә генә Советлар Союзы Герое дигән исем бирелгән (үлгәннән соң), шуларның берсе - якташыбыз Газинур Гафиятуллин.

Ачыклануынча, бу исемлек арытаба тагын тулыланачак икән әле. Илнең Оборона министрлыгы хәрби архивлардан "сер" тамгасын алгач, тагын бер якташыбызның башкаларны коткару хакына үз гомерен корбан итүе турында билгеле булды: Аксубайдан 50 яшьлек Филипп Мазилин 1944 елның мартында Гомель өлкәсенең Мурмаль авылы янында барган сугышларның берсендә күкрәге белән дошман амбразурасын каплый.

Шул ук "Российская газета"ның 2015 елның 2 апрелендә дөнья күргән 69 нчы санында үлгәннән соң үзвакытында илебезнең иң югары бүләкләренә тәкъдим ителгән булган сугышчыларның (тагын 10 татарстанлының) туган-тумачаларын эзләү дәвам иттерелә.

"Российская газета" үз битләрендә Татарстаннан чыккан каһарманнар турында бастырып чыгарган бу мәгълүматлар - билгеле булган, ачыкланганнарның бик кечкенә бер өлеше генә әле ул.

Ватаныбызны яклап җанын-тәнен аямый сугышкан, зур батырлыклар һәм каһарманлыклар күрсәткән, яу кырларында ятып калган меңләгән башка сугышчылар турында ниләр генә беләбез соң без? Бик-бик күпләрнең хәзергәчә исемнәре дә билгесез булып кала бирә бит. Бу урында игътибарга лаек булган бер мисалны искә алып үтми булдыра алмыйм.

Язмыш мине 1986 елның апрель аенда Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендә СССР Оборона министрлыгының "Архив" кунакханәсендә Кисловодск шәһәреннән килгән олы яшьтәге ханым белән очраштырды. Мин ул вакытта ике хезмәттәшем - Спартак Миңнуллин һәм Лариса Бойко белән командировкада булып, Бөгелмә механика заводы өчен бик тә мөһим эш - һава белән суыту аппаратларына Сыйфат билгесе бирү турындагы материалларны килештерү, документларын әзерләү өстендә эш алып бара идек.

Ханым, минем Татарстаннан икәнне белгәч, йөрәкләрне тетрәндерерлек вакыйгалар турында бәян итте. Ленинград һәм Карелия оборонасы вакытында фашистларның һөҗүмнәренә каршы торганда һәлак булган Балтыйк диңгезчеләре арасында татарларның бик күп булганлыгын сөйләде ул. Кыю йөрәкле бу ханым сугыш елларында хәрби заводта эшләргә дә, сугышның үзендә катнашырга да өлгергән булып чыкты. Ә сугыштан соңгы бар гомерен хәбәрсез югалган ирен эзләүгә багышлаган. Үлеме, тереме - аның турында ни дә булса белүне, мәгълүматлар юллап табуны үзенә максат итеп куйган ул (кайнанасына да сүз биргән булган).

Ел арты ел узган, бөртекләп-берәмтекләп, вак-вак адымнар белән ханым иренең "эзенә" төшкән. Көннәрдән бер көнне Подольскидагы архив документларына "керергә" рөхсәт алуга ирешә. Һөҗүм итүче диңгез пехотачылары исемлегендә иренең исемен эзли ул. Менә шунда бәрелештә һәлак булган тулы бер батальон сугышчылары исемлегенең күпчелеген татар фамилияле кешеләр тәшкил иткәнлегенә игътибар бирә. Һәрбер фамилия каршында "комсомолец", яисә "коммунист" дигән язу һәм "детдомовец", яисә "холост" (өйләнмәгән) дигән аерым тамга да салынган була. Әлеге диңгезчеләрнең күмәк төстә җаннары кыелган урында да була ханым - диңгез ярында утлы корал, туплар өемнәре арасында, кайда орудие брустверларында сугыш-бәрелешләр вакытында нинди кыяфәттә пуля "куып тоткан", шул хәлдә катып калган, дистәләрчә еллар узып, инде теткәләнеп беткән бушлатлар эчендә черегән җәсәдләре калдыклары шул килеш яткан сугышчыларны күрә ул. Бу батальон сугышчыларын эзләп табып, тиешенчә җир куенына тапшырыр кеше, үзегез аңлыйсыз, булмаган...

Гаделлек тантана итсен өчен каһарманнарча көрәшүче батыр йөрәкле бу ханым диңгезчеләрнең, шул исәптән иренең гәүдә калдыкларын да Петрозаводскида туганнар каберлегендә җирләүне оештыруга ирешә. Без очрашканның икенче көнендә рәсми чакыру буенча ул шунда китеп барды. Шактый шыксыз, салкын, юеш көн булуга карамастан, өстендә юка гына плащ, аякларында резин итекләр иде аның...

Әлеге очрашудан соң ике ел гомер узгач, "Труд" газетасында хакыйкатьне ачыклау өчен тыныч вакытта аның нинди батырлыклар эшләгәнлеге турында бер язма укыдым.... Әйе, мондый эш һәркемнең дә кулыннан килми. Бу ханым кебекләр турында А.Н. Радищев сүзләре белән әйтергә мөмкин: "...истинный человек и сын Отечества - одно и то же". (Ахыры бар)

Фашистик Германияне Җиңүнең (Бөек Җиңүнең!) чираттагы еллыгы узып киткән саен ул дәһшәтле елларның вакыйгалары да бездән ераклаша бара. Коточкыч югалтулар, җимерелүләр кичергән илебез әйтеп бетергесез тырышлык бәрабәренә кыска гына вакыт эчендә халык хуҗалыгын торгыза алды, ә менә Бөек Ватан сугышында катнашкан, Җиңүне якынайту өчен җанын-тәнен аямаган, тормышын корбан иткән фидакарь җаннарның исәннәре турында да, үлгәннәре турында да кайгыртырга, тиешле хөрмәт күрсәтергә ашыкмады...

Дәүләтебез үсешенең һәрбер этабында иксез-чиксез илебездә яшәүче һәрбер халык үзеннән билгеле бер өлеш кертә: кем - сугыш чорында, кем - үсеш вакытында. Һәр кеше үз милли геройларын белергә, алар турындагы истәлекләр каршында баш ияргә, үсеп килүче яшь буынны нәкъ менә алар үрнәгендә тәрбияләргә тиеш.

Сүз уңаеннан, тагын бер факт - шул ук Бөек Ватан сугышы елларында Днепрны кичкәндә күрсәткән каһарманлыклары өчен илебезнең "Советлар Союзы Герое" дигән иң югары бүләгенә лаек булган 70 кешенең 50се татар милләтеннән икәнне беләсезме сез? Ә тагын Донбасс, Кузбасс, Днепрогэсны искә төшерик, аларны төзүдә бөтен Советлар Союзыннан 150 мең кеше катнашса, шуларның 50 меңе - татарлар! Уйлап кына карагыз, күп нәрсә турында сөйли торган бик тә, бик тә гыйбрәтле саннар бу...

Бөек Ватан сугышы елларында ничәмә-ничә милләт вәкилләре, иңгә-иң торып, илне сакладылар, батырлык үрнәкләре күрсәттеләр, каһарманнарча сугыштылар. Күпме кеше кыюлыклары, курку белмәс батыр йөрәкле булулары өчен орден-медальләр белән бүләкләнгән. Беренче карашка, хәтта ышанырлык та түгел кебек - Азәрбайҗанда урнашкан бер Чардаклы авылы гына да ике маршал, 20 генерал, 7 Советлар Союзы Героеның (!) туган төбәге булып санала. Башкортстанның Кинҗәбәз дигән кечкенә генә бер авылында өч Советлар Союзы Герое туып-үскән. Татарстаныбызда дөньяга килеп, яу кырларындагы батырлыклары белән илдә танылган затларга килсәк, Советлар Союзы Герое дигән исемгә 188 кеше лаек булган, 48 якташыбыз Дан орденының тулы кавалерлары булып санала. Безнең Бөгелмә районында да ике Советлар Союзы Герое биргән авыл бар: Николай Петрович Сентюков белән Вячеслав Александрович Медноногов - Яңа Александровкада туып-үскән каһарманнар. Мисалларны тагын дәвам итеп, бик күп китерергә мөмкин булыр иде.

 

Гайшә ХӘСӘНОВА,

хезмәт ветераны.

Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: