Бөгелмә авазы

Уйнап өйрәнәбез

"Яңарыш" тернәкләндерү үзәге инвалид балаларның сөйләм һәм иҗат күнекмәләрен үстерүгә гаилә мөмкинлекләрен дә җәлеп итә. Логопед-белгечләр А. Латыйфуллина һәм И. Лихачева дөрес сөйләмгә өйрәтү буенча ата-аналар өчен мастер-класс оештырдылар.

Альбина ЛАТЫЙФУЛЛИНА,
"Яңарыш" тернәкләндерү үзәге логопеды.
Гади генә булып тоелган уеннар да, мәсәлән, кисә торган сурәтләр фикер, зиһен, чагыштыру, төс аеру сыйфатларын үзләштерергә ярдәм итә, китаплардагы маҗаралы рәсемнәрнең эчтәлеген сөйләргә өйрәтү исә үз фикереңне ачык һәм эзлекле итеп белдерергә булыша.
Көнкүрештәге һәр җисем матди дөньяны танып белү әсбабына әйләнергә мөмкин, моның өчен бала белән ул хакта мәгънәле әңгәмә үткәрергә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: