Бөгелмә авазы

Утыр әле яннарыма, ял булыр җаннарыма...

Камилә СУФИЯНОВА, 2 нче лицейның 9 "А" сыйныфы укучысы. Язмамның исеменә әверелгән бу җыр сүзләрен мин балачактан ук ишетеп үсәм. Телем ачылып сөйләшә башлагач та әнием миңа ул җырны өйрәткән. Бүген инде нинди генә мәшәкатьләр килеп чыкса да, ул шушы сүзләрне кабатлап, янына утыртса, күңелләр күтәрелеп китә, авыр мәсьәләләр дә...

Камилә СУФИЯНОВА,
2 нче лицейның
9 "А" сыйныфы укучысы.

Язмамның исеменә әверелгән бу җыр сүзләрен мин балачактан ук ишетеп үсәм. Телем ачылып сөйләшә башлагач та әнием миңа ул җырны өйрәткән. Бүген инде нинди генә мәшәкатьләр килеп чыкса да, ул шушы сүзләрне кабатлап, янына утыртса, күңелләр күтәрелеп китә, авыр мәсьәләләр дә җиңел чишелә.

Әнием миңа кечкенәдән үк барлык туганнарымны белеп, бергәләшеп яшәргә кирәклеген аңлатты. Әбием белән бабама, якыннарыма мәрхәмәтле булырга өйрәтте. Буш вакытларда без әнием белән фоторәсемнәр карыйбыз, якты дөньядан киткән туганнарны хөрмәтләп искә алабыз.

Мин әниемә бик рәхмәтлемен. Ул - мәктәптә дә, спорт тормышымда да беренче киңәшчем, ярдәмчем. Һәрчак аны янымда тою миңа көч бирә. Кичләрен без аның эшендә, минем мәк-тәптә булган хәлләр турында сөйләшәбез, киләчәккә планнар төзибез. Хәтта сүз көрәштереп, үпкәләшеп тә алабыз. Шундый вакытларда әни миңа: "Утыр әле яннарыма..." - дисә, барлык үпкәләүләр юкка чыга. Ул бит минем әнием, кадерлем, күз нурым!

Әниләр! Сез дә ешрак балаларыгыз янында булыгыз, аларның хәлләрен сорашып, киңәшләрегезне бирегез. Бала өчен Ана сүзеннән дә кадерлерәк нәрсә юк!

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: