Бөгелмә авазы

Укырга өйрәтәсе

Ни өчен күп кенә мәктәп балалары начар укыйлар? Бу сорау өстендә уйланып карамаган бер генә педагог та юктыр ул, мөгаен.

Рәзинә ЛУКЬЯНОВА,
8 нче урта мәктәп
китапханәчесе.
 
Әлеге сорауга җавапларны да бик күп төрле итеп биреп була. Шулай да өлгереш дәрәҗәсе түбәнәюгә китерә торган иң төп сәбәпләрнең берсе - укучы-
ларның белем ала белмәве. Нәкъ менә шул укый белмәү уку процессын эчтәлек-мәгънәне аңламый гына ятлауга кайтарып калдыра, уку курсын авырайта,
кызыксыз итә, нәтиҗәлелеген киметә.
Уку белән танып белү эшчәнлеге арасында элемтә өзеклексез һәм даими булганда гына алган белемнең файдасы һәм нәтиҗәсе күренә. Әмма бу бурыч-
ны гамәлгә ашыруга мәктәпләрдә игътибар аз бирелә. "Белү-осталык белән алган гыйлем арасындагы диспропорция шуннан гыйбарәт, мәктәп укучысында әле белемгә ия булу инструментын күрсәтә алырлык осталык юк, ә укытучы аңа тагын яңадан-яңа белемне өстәп кенә тора: авыз ачып торма, үзләштер. Андый укучы тешсез кеше кебек: чәйнәлмәгән кисәкләрне йота да йота, шуның аркасында башта уңайсызлык кичерә, ә аннары бөтенләй чирләп китә, берни дә ашый алмый башлый..." (В.А. Сухомлинский. "Укытучыга йөз киңәш").
Һәрбер эш, шул исәптән уку эше дә кешегә канәгатьлек хисе бирергә тиеш. Без эшне эшли белмибез икән, ул безнең өчен берничек тә кызыклы була алмый. Ә димәк үзебезнең уку эшен оста итеп башкарырга өйрәнергә кирәк. Үзеңне укырга өйрәтергә кирәк дигән сүз бу.
Хәзерге вакытта китаплардан, күмәк мәгълүмат чараларыннан, интернет челтәреннән укучыларга коточкыч күләмдә мәгълүмат ташкыны килеп ябырыла. Шуңа да без, ничек кенә авыр булмасын, балаларыбыз алдагы тормышта белемнең иң ышанычлы көч, ә китапның чыннан да белем чыганагы икәнен-
легенә ныклап торып инансыннар өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиешбез.
Әмма ләкин укучы аның белән эшли, аны укый белгәндә генә китап белем чыганагы һәм өйрәтүче була ала. Укый белү дигәндә исә, хәреф тану гына
түгел, укыганның эчтәлеген аңлау да күздә тотыла һәм ул тәрбиягә дә, акыл үсешенә дә зур йогынты ясый.
Әдәби әсәрләрне уку осталыгына һәм сәнгатенә әдәбият дәресләрендә өйрәтәләр, ә менә иҗтимагый-сәяси һәм фәнни-популяр әдәбиятны укырга
өйрәтү - без китапханәчеләрнең бурычы. Укучыларны укырга өйрәтү методикасын эшләү кирәк. Уку дигән хезмәт культурасы турында 5 - 8 нче
сыйныф укучылары белән генә түгел, ә кече яшьтәге мәктәп укучылары белән дә "Укырга өйрән", 9 - 11 нче сыйныфтагылар белән дә "Уку хезмәтен фәнни оештыру нигезләре" дигән кебек темаларга дәрестән тыш әңгәмәләр үткәрү, китапханәдә библиографик дәресләр уздыру, яңа әдәбиятка күзәтү ясаулар зарур. Аеруча кызыксынучанлык күрсәтә торган югары сыйныф укучылары өчен факультатив түгәрәкләр, электив курслар оештырырга кирәк.
Укучыларны әдәбият белән эшләгәндә таныштырырга кирәк булган кайбер киңәшләрне сезгә дә тәкъдим итәм:
 китап белән кызыксыну өчен башта аның титул битендә бирелгән мәгълүматлар, аннотациясе, эчтәлеге, кереш сүзе, йомгаклау өлеше белән танышып чыгарга;
китапның эчтәлеген тирәнрәк аңлау өчен төп фикерләрне һәм аларның ничек ачылуын, нәрсәгә һәм ничек итеп нигезләнүен ачыкларга кирәк;
уку барышында төрлечә язып бару тәртибен куллану: цитаталар, өзекләр, план, тезис, конспект, реферат һ.б.
Мәктәп укучысы китап белән никадәр остарак һәм активрак эшли, аның эш дәрте шулкадәр арта барачак, хезмәте нәтиҗәлерәк булачак. Китапны никадәр ешрак ачасың, ул да сиңа дөнья офыкларын шуның кадәр киңрәк ача бит.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: