Бөгелмә авазы

Укучылар сезне ярата...

Һәрбер кешенең тормышында хәтеренә уелып кала торган мизгелләр була. Үтәр еллар һәм ул чакта әллә ни җитди булмаган бу күренеш киләчәк тормышыңда үзенчәлекле бер башлангыч булып китәргә мөмкин.

Башлангыч сыйныфларда укыганда беренче укытучым Зәрия апа Гыйбадуллинаның чиста, пөхтә, матур итеп дәфтәргә билге төшергәнен, тактага язганын сокланып карап тора идем. Ни өчендер минем хәрефләр ул вакытта, никадәр укытучымныкына охшатырга тырышсам да, бик үк матур килеп чыкмый иде. Юк, мин ул вакытта үземә укытучы булам дип сүз бирмәдем... Әмма, һичшиксез, укытучының абруе, аңа карата ихтирам һәм мәхәббәт һөнәр сайлаганда мөһим роль уйнамый калмагандыр...
Менә инде 23 ел буе Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Кемгәдер бу вакыт бик аз тоелыр, әмма шул еллардагы хезмәт нәтиҗәңне күрү, булган хаталарың өстендә эшләү өчен бер дә аз вакыт түгел ул. Мәктәптә эшләү дәверендә ниләр генә булмагандыр... Кайбер вакытта, ни өчендер, мин балаларны түгел, әйтерсең лә, алар мине тәрбияли кебек тоела. Кайчак балаларның кечкенә йөрәкләре берәр мәсьәләне чишү өчен бернинди методика да, бернинди педагогик алымнар да ярдәм итмәячәген сиздерә кебек иде. Ниндидер бүтән бер чара кирәк: кемнеңдер тузган башыннан сыйпап китү, кемнеңдер җилкәсенә кагылып үтү, ә кайчакта... бер җылы сүз дә җитә.
Бүгенге көндә безне тирә-як мохит пычрану, экология проблемалары гына борчымый. Соңгы вакытта күңел ярлылыгы, кешеләргә карата җан җылысы, ышаныч, мәхәббәт кимүе дә бимазалый. Кызганыч, моны балалар күңеле бездән яхшырак та сизә. Һәм, минем уйлавымча, балаларның күңелен аңлау һәм яулау - нәкъ менә укытучылар кулындадыр. Ирексездән сыйныф җитәкчебез Регина апа Галәүова искә төшә: һәрчак гадел, ачык, мәрхәмәтле, сизгер булды. Ул, кирәк икән, тавышын күтәрми генә орышты, кирәк икән, яклаучыбыз да булды. Без дә ул чакта төрле булганбыздыр. Һәр-беребезнең кечкенә күңеленә ачкыч яратты ул: кайгыртучанлыкны, үзенең балалары булмаса да, аналарга гына хас җылы карашын кызганмады. Кайчак аның эшчәнлеген үземнеке белән чагыштырып карыйм да, әле ул югарылыкка җитәр өчен тырышырга да тырышырга кирәк дигән нәтиҗә ясыйм.
Такташ сүзләрен искә алам, тормышта һаман яктыга, югарыга таба юл аласы килә. Ул тормыш баскычларында абынсаң да, каршылыкларга очрасаң да, бары югарыга, үргә омтылырга кирәк. Әле үзеңне генә түгел, бу катлаулы тормышта укучыларны да кыенлыкларны җиңәргә, җәмгыятьтә үз урыннарын табарга өйрәтергә тиешбез. Моның өчен ана теле һәм әдәбияты укытучыларына Ходай үзе биргән инде ул мөмкинлекләрне. Юкка гына "Әдәбият" атамасы "әдәп" сүзеннән алынмагандыр шул. Димәк, укучы матур әдәбият аша үзенең киләчәген күзаллый, планнар кора. Әсәрләрдәге уңай геройлардан үзенә - үрнәк, ә тискәреләреннән, киресенчә, гыйбрәт ала. Бу урында безне татар теле һәм әдәбиятыннан укыткан Фирая апа Каюмованы искә алмыйча мөмкин түгел. Аның тирән эчтәлекле дәресләре, кызыклы викторина, диспутлары, каләм тибрәтүче укучылар өчен оештырган мавыктыргыч "Тамчылар" түгәрәге... әле дә күз алдымда. "Татар теле һәм әдәбияты укытучысы нинди булырга тиеш?" - дип сорасагыз, "Һичшиксез, Фирая Галимулловна кебек!" - дип җавап бирер идем. Сезнең дәвамчыгыз буларак, дәрестә татар әдәбиятын укучыларның хәтеренә һәм аңына гына түгел, беренче чиратта, күңеленә, йөрәгенә салырга тырышам. Кызганыч, бүгенге көндә матур әдәбият әсәрләрен бер-берсенә сюжеты белән игез балаларны хәтерләткән ике-өч көнлек романнар алыштыра. Укытучыдан башка укучыларга моны тагын кем аңлатып бирер икән?!
Бүгенге көн мәктәбен яңа технологияләрдән башка күз алдына китерүе кыен. Шуңа күрә укытучы, ничә яшьтә булуына карамастан, замана белән бергә атларга, укучыларның фән-техника өлкәсендәге кызыксынучанлыкларын үзендә дә булдырырга тиеш. Шундый очракта гына синең дәресләрең һәм иҗади чараларың кызыклы булачак, син укучылар белән бергә "атлый" аласың.
Ә кешенең рухи дөньясына куела торган таләпләр бүген кечкенәме?! Һич юк! Фикер колачын, зиһен муллыгын, милли үзенчәлекләрне хис-тойгы байлыгыннан башка күзаллау мөмкин түгел. Хисе бай кеше аны ана теле аша белдерә. Дөньяны танып-белүе ана теленә нигезләнгәндә генә, кешенең хис-тойгысы бай була. Монда мин Гаяз Исхакый, Әмирхан Еники, Мөхәмммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин кебек олпат әдипләребезне атап китмичә булдыра алмыйм. Менә кемнәр алар - хис-тойгыны ана телебездә белдерүчеләр! Психологлар фикеренчә: "...Теләсә кайсы телдә уйлап була, ә менә хис белдерү, миһербанлы булу, борчылу, кеше хәленә керә белү кебек хисләр ана теле белән генә ихлас белдерелә ала".
Укытучы хезмәте нинди генә авыр һәм җа-ваплы булмасын, ул, һичшиксез, җәмгыятькә файда китерә торган кирәкле һөнәрләрнең берсе. Ә инде үземә алмашка килүче дәвамчыларны күрү - минем өчен зур бәхет. Димәк, тырышлыгым бушка китмәгән һәм мин остазларым күрсәткән дөрес юлда. Шагыйрә-мөгаллимә Энҗе Мөэминова сүзләре хезмәтебезнең асылын төгәл ача һәм безгә, киләчәккә таба атлаганда, маяк булып тора:
Укучылар сине яраталар икән,
Яратасың икән үзең дә.
Хезмәтеңне сөеп башкаруың
Чагылыш таба алар йөзендә.
Туган телгә булган мәхәббәт ул -
Үз халкыңны сөеп олылау.
Шул олылау үзегезгә кайтса,
Ал чәчәкләр хезмәт юлыңа!
Тормыш юлы шулай тулы ла!
Гөлназ СӨНГАТУЛЛИНА.
Бөгелмә шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: