Бөгелмә авазы

Тукайлы яз

Карабаш китапханәсе хезмәткәрләре бистә мәдәният йортының бию залында "Миләшкәй", "Ләйсән", "Ак каен" мәктәпкәчә яшьтәге балалар оешмаларында тәрбияләнүчеләр өчен апрель аенда берничә күңелле һәм файдалы чара үткәрделәр.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Апрель аена хас булганча, Тукай әкиятләре геройлары: Батыр егет, Шүрәле һ.б. балалар белән янәшә күңел ачтылар. (Сүз уңаеннан, бу олы курчакларны "Роза ветров" клубы әгъзасы, Карабашта яшәүче Т.Закирова текте). Кичәдә "Шүрәле" әкиятеннән өзек күрсәтелде, музыка бизәлеше, Р.Яруллин тырышлыгы белән, бик тәэсирле булды. Ә инде "Габдулла Тукайның әкияти дөньясы" дип аталган китап күргәзмәсе бөек шагыйрьнең барлык әсәрләрен дә яктырткан иде.

Балалар әдәби викторина сорауларына җаваплар бирделәр, уеннар уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бәйрәм "Туган тел"не күмәкләп җырлау белән төгәлләнде. Бу чарада барлыгы 89 бала катнашты. Химаячеләр: "ТР аграр яшьләр берләшмәсе" иҗтимагый оешмасы региональ бүлеге җитәкчесе Р.Гафиев белән "Мәрхәмәт" хәйрия фонды директоры Р.Корбанов аларның һәммәсенә дә татлы күчтәнәчләр таратты.

* * *
3 нче "Тамчыкай" балалар бакчасында Г.Тукайның туган көненә багышланган чара үтте. Бу бәйрәм бөек шагыйрьнең иҗаты буенча башкарылган барлык эшләрне йомгаклау кичәсе булды.

Реклама

Г.ӘХМӘТҖАНОВА,
3 нче "Тамчыкай" балалар бакчасы тәрбиячесе.

Уртанчылар төркеменә йөрүче балалар атна дәвамында бик теләп язучы-шагыйрьнең әкиятләрен тыңладылар, аларны сәхнәләштерделәр, татарча һәм русчага тәрҗемә ителгән шигырьләрен тыңладылар, әти-әниләре белән Тукай әсәрләре буенча оештырылган рәсемнәр конкурсында катнаштылар.
Ә йомгаклауга корылган бәйрәмдә уртанчылар төркеме нәниләре янына әкият геройлары: Су анасы, Шүрәле килде. Алар балаларның Тукай шигырьләрен камил белүләренә, кайсы өзекнең нинди әсәрдән икәненә дә дөрес җавап бирүләренә шатландылар. Ахырдан балалар "Туган тел" җырын башкардылар.

Шунысы сөендерә, Тукайның туган көнендә елның-елында балалар бакчаларында татарның бөек улының әсәрләре, шигырьләре яңгырап тора.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: