Бөгелмә авазы

Тукай бүген дә – безнең белән

Тиздән халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тула. Апрель ае әдипне тудырган да, якты дөньядан да алып киткән. Бу кадәр каһәрләнгән язмышка дучар ителгән башка шагыйрь бармы икән ул, юкмы икән? Ятим үсеп, бу фани дөньяда нибары 27 ел гомер яшәп, тулыр-тулмас 6 ел гына иҗат итеп, 5...

Тиздән халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тула. Апрель ае әдипне тудырган да, якты дөньядан да алып киткән. Бу кадәр каһәрләнгән язмышка дучар ителгән башка шагыйрь бармы икән ул, юкмы икән? Ятим үсеп, бу фани дөньяда нибары 27 ел гомер яшәп, тулыр-тулмас 6 ел гына иҗат итеп, 5 - 6 томлык мәңгелек әсәрләр иҗат итеп калдырган милләтебезнең даһи шагыйре ул. Ятим, мескен Апуштан бөек шагыйрь Тукайга, милләт хадименә әверелгән шәхес дип тә өстисе килә. Шагыйрьнең тәрҗемәи хәлен күпләр белә. Аның ятимлеге, балачагында күргән михнәтләре барыбызны да тетрәндерә. Менә мин бүгенге язмамда икенчерәк төрле юлны сайладым. Бөек шагыйрьгә халкыбыз күрсәткән рәхмәтне чагылдырасым килә.

Тукай - татарның гына түгел, башка төрки халыкларның да сөекле әдибе. Аның әсәрләре төрле телләргә тәрҗемә ителеп, укучыларга җиткерелә. Төркия башкаласы Әнкарада, мәсәлән, Габдулла Тукайга бюст куелган. Казакъстанның Уральск шәһәрендә, Үзбәкстан башакаласы Ташкентта да Тукай урамнары бар.

Әдип үзе исән чагында ук шактый танылган булган. Милләт язмышы өчен янып, кайгырып яшәгән ул. Күпме еллар узуга карамастан, Тукайны борчыган сораулар әле бүген дә безне борчый, алар бүген дә актуаль. Милләтебез һаман Тукайга, аның үлемсез мирасына мөрәҗәгать итә. "Аның иҗатында - шигырьләрендә, проза әсәрләрендә бүгенге көннең күп сорауларына җавап табарга була, - диләр өлкәннәр. - Менә шуңа күрә дә Тукай безгә һәрчак якын", - дип тә өстиләр алар.

Ел саен 26 апрельдә бөек шагыйребезнең туган көне зурлап билгеләп үтелә. Бу көнне Татарстаныбызда һәм илебезнең төрле төбәкләрендә Шигырь бәйрәмнәре үткәрелә. Халкыбыз күренекле улын һәрвакыт күңел түрендә саклый.

Мине дә балачагымнан әти-әнием Тукай әсәрләрен укып үстерделәр. Әбиемнең әниемә, аның энесенә кечкенә чакларында укыган "Шүрәле", "Су анасы", "Кәҗә белән Сарык" әкиятләре инде таушалган булсалар да, бездә әле һаман сакланалар.

"Һәрбер кешенең гаиләсе, туган иле булган кебек, туган теле дә була. Туган тел ул - әти-әниләрнең безгә биргән иң кадерле бүләге" , - дип тә укыганым бар. Интернеттан 2000 ел белән 2010 еллар арасында ана телендә сөйләшә белгән татарларның саны 1 миллионга кимегән дип укыдым. Бу тенденция соңгы 5 елда да шушы рәвешле дәвам итә икән. Миңа кинәт телебезнең киләчәге өчен бик тә куркыныч булып китте. Бу нисбәттән алдагы шигырь юлларын язасым килде:

…Үз телендә сөйләшәдер

Һәрбер кош-корт, һәрбер җанвар,

Бик кызганыч, мескен алар -

Туган телсез калган җаннар.

Бу көнгәчә һич уйламый идем

Кирәклеген туган телемнең,

Якынлыгын, җанга газизлеген,

Ансыз яшәү мөмкин түгеллеген.

Матурлыгын, аның бөеклеген

Белгән җаннар ачык сизмиләр,

Туган телдән мәхрүм ителгәннәр

Күз яшьләре белән сөйлиләр…

"Хак Тәгалә безне төрле-төрле милләтләргә бүлгән. Безгә гомерләрне амәнәт итеп биргән, димәк, туган телебез дә амәнәт була. Без аны якларга, сакларга, үзебездән соң килгән буынга: "Иң татлы тел - Туган тел,

анам сөйләп торган тел", - дип, тапшырырга тиешбез", - ди минем әбием.

Тукайдагы кебек тел кайда? Шагыйребезнең "Туган тел" дигән шигыре үзе генә дә ни тора?! Дөньяның төрле почмакларына сибелеп яшәгән барлык татарларның уртак бер гимнына әйләнде ул!

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле,

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син - туган тел аркылы.

Габдулла Тукай бүген дә - безнең белән. Бөек шагыйрь турында күпме әсәрләр, көйләр язылган, күпме картиналар ясалган?! Ел саен республикабызның иң сәләтле һәм күренекле шагыйрьләренә, язучы, композитор, рәссам, артистларына Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Татарстанда Тукай районы бар. Казанның Үзәк мәйданы, иске Казанның бер урамы аның исемен йөртә. Башкалада 1986 елдан татарның бөек улының әдәби музее эшли. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемен йөртүче Дәүләт филармониясе бар. Аңарга бу олы исем 1946 елда бирелгән икән. Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә бөек шагыйрьгә һәйкәлләр куелган. Казандагы метрода "Тукай мәйданы" станциясе 2005 елда ачылды. Ул станциянең диварлары 22 декоратив панно белән бизәлгән. Алар арасында Тукай портретын, аның әкият геройларының рәсемнәрен күрергә мөмкин.

Тукай иҗатын аңлау өчен аның туган ягына барырга кирәк диләр. Бу яктан мин бик бәхетле. Әтием ягыннан да, әнием ягыннан да нәсел җепләрем нәкъ шул якларга - Казан артына барып тоташа.

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай диләр,

Жырлаганда көй өчен тавыклары җырлай диләр.

Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем…

1979 елда Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылында Тукайның әдәби-мемориаль музей комплексы ачыла. Үз эченә ике экспозицияне ала ул. Аларның берсе Сәгъди абзый йортында урнашкан. Анда шагыйрьнең тормышына, көнкүрешенә кагылышлы материаллар тупланган. Икенче экспозиция "Тукайның тормышы һәм иҗаты" дип атала. Анда шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын гәүдәләндергән экспонатлар җыелган. Ике катлы итеп төзелгән бина искиткеч матур җиргә урнашкан.

Менә 130 ел инде сөекле шагыйребезнең әсәрләрен татар балалары күңелләренә сеңдереп үсә, хәтта кайберләрен яттан да белә. Аның китаплары безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, гадел, кыю булырга өнди. "Без - Тукай оныклары!" - дигән гыйбарә бар. Димәк, Тукаебыз шикелле без дә тарихыбызны белеп, туган телебезне яратып, саклап, кадерләп яшәргә тиешбездер.

Ислам Фазылҗанов,

Лицей-интернатның 7 нче сыйныф укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: