Бөгелмә авазы

Туган җирем – Димскәй авылы

Нәрсә соң ул туган ил, туган җир? Туган илебез һәм туган җиребез - ул безнең әти-әниебез, әби-бабабыз, абый-апаларыбыз, энеләребез һәм сеңелләребез. Алай гына да түгел, ул - безнең туган, яшәгән йортыбыз, урамыбыз, авылыбыз. Ул - без белем ала торган мәктәбебез, андагы дус-ишләребез, укытучы апаларыбыз да. Рәзилә КАСЫЙМОВА, Татар Димскәе төп...

Нәрсә соң ул туган ил, туган җир? Туган илебез һәм туган җиребез - ул безнең әти-әниебез, әби-бабабыз, абый-апаларыбыз, энеләребез һәм сеңелләребез. Алай гына да түгел, ул - безнең туган, яшәгән йортыбыз, урамыбыз, авылыбыз. Ул - без белем ала торган мәктәбебез, андагы дус-ишләребез, укытучы апаларыбыз да.

Рәзилә КАСЫЙМОВА,
Татар Димскәе төп гомумбелем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.

Минем туган ягымнан да рәхәт җир юктыр бу дөньяда! Табигатьнең иң гүзәл почмагы - Татар Димскәе авылы урнашкан җир. Нинди генә матурлыклар юк бездә! Иксез-чиксез болыннар, карурманнар дисеңме, моңлы итеп сайраучы сандугачлар, тургайлар, челтерәп аккан чишмәләр: Әтәчле чишмә, Чәнечкеле чишмә, Үртәмәй чишмәсе дисеңме. Аларның сулары бик тәмле һәм сихәтле дә. Бездә хәтта кояш та таулар артыннан матур итеп чыга һәм каршы таулар артына яшеренә.

Авылыбыз бик күп күренекле шәхесләре белән дә дан тота. Рәссамнар берләшмәсе әгъзалары: Дефак абый Рәхмәти һәм Булат абый Мәрданов, язмалары абруйлы газета-журналларда басылучы язучы, "Бөгелмә авазы" газетасы баш мөхәррире булып эшләгән Фәрит абый Шәфигуллин, Әлмәт шәһәрендә эшләүче танылган хирург Инзир абый Каюмов, Бөгелмәдә табиб Әнвәр абый Сираҗиев һәм башкалар.
Безнең авыл бик борынгы да. Аңа инде 300 ел. Ниләр генә кичермәгән ул бу дәвердә! Пугачев күтәрелеше дә читләтеп узмый аны. Безнең авылда бу вакыйгага кагылышлы урыннар шактый. Россия патшасы Екатерина II Пугачев восстаниесен бастырырга бер гарнизон солдат җибәрә. Алар Рәҗәп авылы янында урнашалар, ә Пугачевныкылар - Димскәй елгасы буена. Сугыш каты була. Бәрелештә үлүчеләрне урман эчендәге чишмә тирәсенә чокыр ясап күмәләр. Бу урынны "Изгеләр кабере" диләр. Восстаниечеләр бер пунктны ала алмыйча, шунда җәй үткәргән урынны соңыннан "Җәйләү" дип йөртә башлыйлар. Мөселман су-гышчыларның һөҗүм тукталып торган арада биек тау башына менеп, азан әйткән урыны хәзер "Азан" тавы дип йөр-телә. Сугыштан соң бик күп кораллар ташлап калдырылган җирләрне "Кылыч" тавы дибез. Әйе, авылыбызның һәрбер почмагының исеме нинди дә булса вакыйгага бәйләнгән һәм алар бик күп.

Реклама

Авылыбызның исеме дә Димскәй елгасы белән турыдан-туры бәйле. Ул нәкъ менә шул озын, кайбер җирләрендә киңәеп, кайбер җирендә тараеп ага торган елга исеменнән алынган. Аның бик тирән җирләре дә, аяк белән атлап чыгарлык урыннары да бар. Җәй көннәрендә биредә балалар рәхәтләнеп су коена, кышларын тимераякта шуалар. Ә яз көннәрендә аның сулары ярларыннан чыгып ташый. Димскәй елгасының аръягыннан болынлык башлана. Биредә тыныч, иркен, анда баш әйләндерерлек саф һаваны туйганчы сулыйсың: төрле хуш исләр, һәр тарафтан бал тәме килә сыман. Син азатлык, иркенлек сизәсең, үзеңне ирекле, бәйсез итеп тоясың. Без нәкъ менә шул болында уйнап үсәбез дә инде. Беренче какысын, балтырганын, кузгалагын шушы болында татып карыйбыз. Ә куакларда шомырт, балан, миләш кебек җиләкләр пешә.

Болынны кичкәч, биек тау каршына килеп басасың. Биек дими мөмкин түгел аны - түбәсенә карасаң, эшләпәң төшеп китәр. Тау башыннан катнаш урманнар күренә. Андагы агач төрләрен санап бетерерлек түгел. Җиләге, гөмбәсе, чикләвеге ишелеп уңган урманлы авыл халкы ничек бәхетле булмасын инде?! Бәлки, шәһәрнең дә әйбәт яклары бардыр. Ләкин һәр кешегә үз оясы, үз йорты якын, газиз. Бер сүз белән әйткәндә, минем авылым бик матур! Аның матурлыкларын кәгазь битенә генә язып бетереп булмый, аларны үз күзләрең белән күрергә кирәк. Шуның өчен яратам да инде мин аны, минем туган ягымны.




Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: