Бөгелмә авазы

Тәҗрибә уртаклашу

Әле кайчан гына укырга кергән идек, инде өч ел үтеп киткән. Бүген мин - Бөгелмә педагогия көллиятенең дүртенче курс студенты.

Алинә ШӘЙХУЛЛИНА,
Бөгелмә педагогия көллияте.

Быелгы уку елы гадәттәгечә башланмады, чөнки бер атна "Мәктәптә баланың беренче көннәре" дигән практикада булдык. Алты көн буена 2 нче лицейның
1 "А" сыйныфында, иң артта тыныч кына утырып, укытучының балалардан коллектив оештырып, нәниләрне белем алырга хәзерләвен күзәттек. Ата-аналар һәм балалар бакчалары тәрбиячеләренең сабыйларны мәктәпкә яхшы хәзерләвенә сокландык: күпләр йөгерек укый, басма хәрефләр белән яза белә икән инде.

Укытучыбыз Юлия Жилина дәресләрне бик оста оештыра: балаларны бер-берсе белән таныштыра да, дуслаштыра да, шул ук вакытта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә сеңдерә сабыйлар күңеленә. Һәр дәрестә яңа материал өйрәнүләрен укучылар сизми дә кала, чөнки тәҗрибәле мөгаллимә авыр хезмәтне уеннар, көй тыңлау, ял итү белән аралаштырып алып бара.

Ә без исә мөгаллимәнең осталыгына (тавыш төрлелеге, хәрәкәтләре, мимика, ишарәләр һ.б.), күргәзмә материаллары күплегенә, заманча технологияләрне тирәнтен белеп куллануына сокландык. Киләчәктә үзебезнең дә шулай эшлисебез бар бит!

Без, соңгы курс студентлары, бу төр практиканы тәмамлагач, көллиятебездә конференция үткәрдек: һәрберебез мәктәптә алган тәэсирләребез белән уртаклашты, кирәкле мәгълүматларны күңелебезгә салып барды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: