Бөгелмә авазы

Тәнгә генә түгел, җанга да дәва

Без - бер төркем "Дуслык" клубы әгъзалары 2 апрельдән 22сенә кадәр шәһәребезнең "Радуга" тернәкләндерү үзәгендә ял иттек.

Реклама

Ачык йөз, ягымлы сүз белән каршы алып, безгә шифа биргән шәфкать туташларына, телеңне йотарлык тәмле ашлар белән сыйлаган пешекчеләргә үзебезнең "Бөгелмә авазы" газетасы аша рәхмәтләребезне шигъри юллар белән җиткерәсе килә:
Нурлар сибеп, безне каршы алды
Кояш кебек ачык йөзегез,
Сүнеп бара торган күңелләргә
Шифа булды йомшак сүзегез.
Рәхмәт хисен кушып, ветераннар
Шигырь яза сезнең турыда,
Гел балкыйсыз, ахры, күңелегездә
Салават күпере нуры бар.

Бездән теләк - армый эшләгез сез
Әле бик күп килер көннәрдә,
Ярдәм итеп, тәнгә генә түгел,
Шифа булып бик күп җаннарга.


"Дуслык" ветераннар клубы әгъзалары исеменнән,
Рәмзия Галимова, Ләлә Саттарова, Фәһимә Тәхаутдинова,
Гөлүсә Низамова, Сәрия Фәйзуллина.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: