Бөгелмә авазы

Үткәнгә мавыктыргыч сәяхәт

Бүгенге көндә кешеләр якыннарының хәленә керә белү, аларны саклау һәм яклау кебек күркәм сыйфатларны югалта бара. Без ярдәм сорап, кул сузучы әби яныннан да ваемсыз үтеп китә алабыз, таякка таянган инвалидның көч-хәл белән автобус-ка менгәнен дә битараф рәвештә карап торабыз. Ә инде урамда чүплектә казынып, ашарга икмәк кисәге эзләп йөрүчеләргә...

О.АНИСИМОВА,
психолог.

Бөгелмә муниципаль районының махсус тору һәм эш урыны булмаучылар өчен "Маяк" социаль җайлашу үзәге нәкъ менә шундый кешеләр белән эшли. Монда аларның проблемаларын чишәргә генә булышып калмыйлар, көннәрен кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрергә дә тырышалар. Мәсәлән, Бөгелмәнең Туган якны өйрәнү музее фәнни хезмәткәре Г.Гарипова - үзәкнең көтеп алынган кунагы. Аның "Бөгелмә - XVIII һәм XIX гасырларда" дигән кызыклы лекциясе күп сораулар тудырып, бездә яшәүчеләрне бик кызыксындырды. Шул рәвешле, көнкүреш әйберләрен, шәһәр тарихы документларын үз күзләре белән күрсеннәр өчен, тәрбияләнүчеләребез Туган якны өйрәнү музеена чакырылды.

Ноябрь ахырында исә фәнни хезмәткәр Л.Декина ярдәмендә үзәктә яшәүче караучысыз калганнар үзенчәлекле экспонатлар карадылар, көнкүреш кирәк-яраклары раритетлары белән таныштылар, Казанның татар хатын-кызлары кигән зәркән бизәкләрен күзәттеләр. Табигатькә багышланган почмакта күбәләкләрнең сирәк очраучы төрләрен, мамонт тешен күрделәр, төбәкнең үсемлекләр, хайваннар дөньясы белән таныштылар. Сәяхәт бик тә мавыктыргыч булды. Тормыш ямен югалтып баручы кешеләрне туган як тарихы белән шул дәрәҗәдә кызыксындыра алганнары, бик бай, кызыклы мәгълүмат җиткереп, аларга яшәү чаткысы өстәгәннәре өчен музей хезмәткәрләренә рәхмәтебез чиксез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: