Бөгелмә авазы

Үткән җәй хатирәләре

"Болгар телдә кайнар һава, монда яшьлек уттай яна..." Әлеге шигырь юллары бу елны беренче тапкыр уздырылган "Болгар - Туган тел" форумының рәсми гимныннан алынган. II. "Зур илнең яңа бер ишеге" 23 - 29 июнь көннәрендә изге Болгар җире үзенә биш йөздән артык катнашучы һәм йөзгә якын оештыручы кабул итте. Биредә...

"Болгар телдә кайнар һава, монда яшьлек уттай яна..." Әлеге шигырь юллары бу елны беренче тапкыр уздырылган "Болгар - Туган тел" форумының рәсми гимныннан алынган.
 
II. "Зур илнең яңа бер ишеге"
23 - 29 июнь көннәрендә изге Болгар җире үзенә биш йөздән артык катнашучы һәм йөзгә якын оештыручы кабул итте. Биредә Татарстан Республикасыннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә килгәннәр иде.
Нәрсә соң ул "Болгар - Туган тел" дигән сорауга форумның башкарма директоры Илсур абый Нәфыйков шулайрак җавап бирде: "Болгар - Туган тел" - инновация һәм гореф-гадәтләр, ресурслы аралашу, үсеш һәм уңышка ирешү тирәнлеге". Ә лагерьның программасы татар мәдәниятен, телен үзләштерүгә, татар телен тормыш-көнкүрешнең төрле өлкәләрендә уңышлы файдалануны өйрәтүгә юнәлдерелгән.
"Болгар - Туган тел"дә барлыгы җиде алан, һәр аланда дүрт төркем булды. Аланнарга татар халкының бөек шәхесләре исеме бирелде: Һади Такташ, Муса Җәлил, Галиәсгар Камал, Шиһабетдин Мәрҗани, Сара Садыйкова, Рудольф Нуриев һәм Бакый Урманче.
Җиде көн дәвамында барган барлык чаралар да бары тик саф татар телендә узды. Һәр көн үзенчә бик кызык һәм үзенчәлекле булып хәтердә калды. Чөнки аларның һәрберсеннән без төрле юнәлешләрдә булган мөһим мәгълүмат җыю мөмкинлеге алдык.
"Лингвистика" юнәлеше турында сөйләргә безнең яныбызга драматург, публицист һәм күпсанлы әкиятләр авторы Рабит Батулла, КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Эльвира Динмөхәммәтова, педагогия фәннәре кандидаты Кадрия Фәтхуллова, галим, язучы, мәгълүматлаштыру академиясе әгъзасы Әнвәр Хәйри, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов килгән иде. Алар татар теленең бүгенге хәле, туган телне өйрәтүдә мәктәпләрнең роле, Болгар һәм Биләр тарихы һ.б темаларга тирән эчтәлекле очрашу уздырдылар.
"Массакүләм мәгълүмат чаралары" юнәлешенә кагылган чара үткән көнне Болгарда Римзил Вәлиев (журналист, җәмәгать эшлеклесе), Фәрит Ша-һиәхмәтов ("Татмедиа" ААҖ генераль директоры), Йолдыз Миңнуллина ("Ялкын" журналы баш мөхәррире), Алисә Җамалиева ("Татар радиосы" алып баручысы), Гүзәл Сәгыйтова ("Мәдәният дөньясында" тапшыруы авторы һәм алып баручысы), Айгөл Дәүләтшина (Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының маркетинг һәм PR бүлеге директоры) кунак булдылар. Алар татар журналистикасының бүгенге халәтен, радиожурналистика серләрен, ораторлык осталыгын, рекламаның халыкка булган йогынтысын яктыртып үттеләр.
Ә менә "Мәдәният һәм иҗат" көнендә безгә Алмаз Сәмигуллин (автор-башкаручы, продюсер), Эльмир Низамов (композитор, пианист, педагог), Ильяс Гаф-
фаров ("Yummy music" компаниясе директоры), Фәнис Җиһанша (Татарстанның атказанган артисты, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актеры), Илшат Рәхимбай (кинорежиссер), Фәрит Бикчәнтәев (Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры) килделәр. Алар исә үз проектыңны тормышка ашыру серләренә өйрәттеләр, телевизион тапшыруларның ничек төшерелүе, музыкаль проектлар, татар театры тарихы, бүгенге театр дөньясы хакында сөйләделәр.
Зур шәхесләр белән очрашулардан тыш, "Болгар - Туган тел" форумында шулай ук иҗади кичләр, "Кем? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уены, Ак мәчеткә сәяхәт, "ШТК" зирәклек һәм юмор фестивале, төрле милли ярышлар, "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе, "Болгар музей-тыюлыгы"на экскурсияләр оештырылды.
"Болгар - Туган тел" форумы үзендә дәрәҗәле кунаклар да кабул итте. Аланга ТР Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге министры Рөстәм Гарифуллин, ТРда Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Сәетова, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Җәүдәт Сөләйманов килгән иде. Кунаклар "Болгар - Туган тел" аланының эшчәнлеге белән танышты, мастер-классларда булды һәм балалар көче белән әзерләнгән концерт карады. Шулай ук алар өчен без барыбыз да "Болгар - Туган тел" аланының гимнына куелган биюне башкардык. "Кыска вакыт эчендә югары дәрәҗәдә бию әзерләп өлгергәнсез, афәрин! - дип мактады үзебезне Энгель Нәвап улы. - Телләр белүче - иң бай кеше. Камил дәрәҗәдә туган телебезне, Пушкинны бүләк иткән рус телен, бүгенге көндә бик тә кирәк булган инглиз телен тирәнтен өйрәнегез".
Салкын, җилле төннәре, яшенле яңгырлары да булды бу җиде көннең. Ләкин ярсып тибүче һәрбер тынгысыз йөрәктә бары тик җылы һәм якты хатирәләр генә калды.
Эльвина МИНГАЛИМОВА,
Карабаш 2 нче урта мәктәбенең
10 нчы сыйныф укучысы.
Автор фотосы.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: