Бөгелмә авазы

Фаҗигагә юл куелмасын иде

Яратып укый торган "Бөгелмә авазы" газетасы аша шәһәребездәге яшеллекне, матурлыкны саклап-карап торучыларга берничә сорау белән мөрәҗәгать итим әле. Урамнардагы карт ту­пылларның башларын гына булса да киссеннәр иде, чөнки көчле җилләрдә аларның, менә-менә авам дип, ямьсез шыгырдавы күңелләрне шомландыра. Әле күптән түгел генә яшьнәп яуган көчле җилле яңгыр вакытында урамнарда анда-санда...

Яратып укый торган "Бөгелмә авазы" газетасы аша шәһәребездәге яшеллекне, матурлыкны саклап-карап торучыларга берничә сорау белән мөрәҗәгать итим әле.

Урамнардагы карт ту­пылларның башларын гына булса да киссеннәр иде, чөнки көчле җилләрдә аларның, менә-менә авам дип, ямьсез шыгырдавы күңелләрне шомландыра. Әле күптән түгел генә яшьнәп яуган көчле җилле яңгыр вакытында урамнарда анда-санда сынып яткан агачларны күп күрдек, ләбаса. Әнә Энгельс урамындагы парк­та гына да күпме агач ауган. Афәт-фаҗига килеп чыкканчы, чарасын күреп, бигрәк тә кеше күп йөри торган урамнардагы, йортларга бик якын үсеп утырган карт агачларны кисеп алырга кирәктер, бәлки? Менә көз дә җитә, андый гарасатлар булмас дип кем ышандыра алыр икән?

Икенче соравым - ауган агачларны, чабылган үләнне җыештыру турында. Кайда карама, шунда корыган үлән, ауган агач, сынган ботаклар. Өрлектәй ир-атлар заманча кыргычлары белән ишегалларында үлән кыркып йөриләр. Бөтенесен рәттән - чүп үләнен дә, матур итеп үсеп утырган бәбкә үләнен дә, кыр чәчкәсен дә уралар алар. Эшләгән эшләре нигә дип ярты юлда кала, чапкансың икән, җыештырып та ал инде аны. Тәртип булсын. Ә болай коры-сары шул ишегалдында уйнап йөргән сабыйларның күзенә кереп, зыян салырга мөмкин бит.

Өченче соравым да бар. Бөгелмә уртасында зур гына сулык бар безнең. Аны шәһәребезнең көзгесе дип әйтергә булыр иде. Тик ул бик болганчык шул. Бу сулыкка агып төшүче чишмәләрне нишләп соң карап-чистартып торучы юк икән дип борчылам. Акча юк бит диярләр. Ничек булмасын, бүген үзәк урамнардагы һәр йортның аскы каты кибетләрдән генә тора. Уйланыгыз, байлар, бүген үзебезнең тирә-юньгә төкереп карасак, табигатьне сакламасак, безгә киләчәк буыннар бәддога укырлар. Гомер барчабызга да бер генә тапкыр бирелә, укымышлы кешеләр әйтмешли, аны лаеклы итеп, игелек­ле гамәлләр кылып уздырырга кирәк.

Реклама

Миңа 85 яшь. Бүгенге көндә биш вакыт намазымны укыйм, балаларыма-оныкларыма һәм барча халыкларга иман байлыклары, тигез озын гомерләр телим.

Иң изге теләкләр белән,
Шәмсенур ӘХМӘТГӘРӘЕВА.
Бөгелмә шәһәре.

Рәсемдә: әйләнәсе колач җитмәслек менә бу карт тупыл 14 Шәһит белән Совет урамнары чатындагы шәхси йортка терәлеп дигәндәй үсеп утыра. Моннан 3 ел элек үк инде бу йорт хуҗасы агачның түбәгә авып төшүеннән куркып, "Горзеленстрой"га шушы тупылны кисеп алуларын сорап, гариза язган икән. Биредә үтеп-сүтеп йөрүчеләр дә бик күп, йортта да кечкенә балалар бар. Күпме гомер узган, хәлләр үзгәрмәгән. Крылов мәсәлендәгечә, "а воз и ныне там".

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: