Бөгелмә авазы

Теләчедән хат килде...

Язмыш йөртә кешеләрне. Туган туфракны ташлап китү, илләр гизү, чит-ят җирләрне дә үз итеп, төпләнеп калу, шунда гомер итү дә бар дөньяда. Әмма, кайда гына йөрмәсен, тормышы ничек кенә яхшы булмасын, кеше барыбер туган төбәген, үз ягын сагынып яши. Яшьлектә дөнья мәшәкатьләре күңелдәге давылларны беркадәр йөгәнләп торса да, тора-бара сагыну...

Язмыш йөртә кешеләрне. Туган туфракны ташлап китү, илләр гизү, чит-ят җирләрне дә үз итеп, төпләнеп калу, шунда гомер итү дә бар дөньяда. Әмма, кайда гына йөрмәсен, тормышы ничек кенә яхшы булмасын, кеше барыбер туган төбәген, үз ягын сагынып яши. Яшьлектә дөнья мәшәкатьләре күңелдәге давылларны беркадәр йөгәнләп торса да, тора-бара сагыну хисе барыбер баш калкыта, йөрәккә сагыш булып сара, кемдә - моңлы җыр, ә кемдә шигырь юллары булып, тышка бәреп чыга.

Бүген без сезнең игътибарга, хөрмәтле укучыларыбыз, шундый халәттә туган иҗат җимешләрен тәкъдим итәргә булдык. Бу шигырь юлларының авторы Газинур Әхмәтҗанов Татарстаныбызның Казан арты төбәкләренең берсендә - Теләчедә яши. Һөнәре буенча - төзүче. Үзе әйтүенчә, әтисе Габбас Әхмәтҗановта язу сәләте шактый ук көчле булган, җыентык-китап та чыгарган, хәтта берничә шигыре көйгә салынып, популяр җырчылар репертуарына да кергән. Газинур исә шигырь язу белән әле соңгы елларда гына мавыга башлаган. (Ә менә төрле уен коралларында элек-электән үк уйный икән - егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диюләре хактыр шул).

Кеше кулга каләм ала икән, димәк аның башкаларга әйтер сүзе, уртаклашыр тормыш тәҗрибәсе һәм матур хисләре бар дигән сүз. Бигрәк тә - чит җирләрдә йөргән, дөнья күргән ир-егетнең. Үзе тумышы белән ут-күршебез Азнакай районы Тымытык авылыннан булса да, бу каләм әһеленең күңелендә төрле төбәкләргә, шул исәптән безнең Бөгелмәгә карата да үзгә хис, үзгә мөнәсәбәт саклана күрәмсең, язганнарыннан шулай тоела...

Әйдәгез, ул язганнарны бергәләп укып карыйк. Һәрбер шигырь үзе бер вакыйга, үзе бер дөнья бит ул. Классик шагыйрьләребез генә түгел, ә "Моңсар"лылар иҗаты аша да шигърият белән таныш булган сез якташларыбызга бу кардәшебезнең язганнары яңалык булып ирешер һәм күңелләрегезгә хуш килер дип ышанабыз.

Бөгелмәм

Киләчәккә өмет белән яшим,

Максат куеп алгы көнемә.

Яннарына "сөям" диеп килсәм,

Каршы алыр микән Бөгелмә?

Гомер буе сине генә уйлап,

Белмим, күпме яшем түгелгән...

Мин бит сөйгән кешемә дип кайтам,

Каршы алчы мине, Бөгелмәм.

Яннарымда сөйгән ярым булса,

Кайгы килсә, һич тә бөгелмәм.

Кичер мине читтә йөргән өчен,

Сагынып кайтам сине, Бөгелмәм!

Алга таба язмыш дигәннәре

Аермасын туган җиремнән.

Син тагын да кояш кебек балкып,

Мең-мең яшә, яшә, Бөгелмәм!

"Сөям" дигән сүзне таләп итмим,

Үзем әйтсәм, кайтмыйм сүземнән.

Бәхетемә ул да шаһит булыр -

Сөенечләр тулы Бөгелмәм.

Күпме парлар синдә кавышкандыр,

Күпме гомер монда өзелгән...

Син барысын да тигез кабул иттең,

Кабул итче мине, Бөгелмәм!

Газинур Әхмәтҗанов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: