Бөгелмә авазы

Татарым, менә дигән килбәтең, югалтма син кыйммәтең!

Азатлык, хокуклык өчен көрәш һәрчак дәвам итә. Әллә кая барасы юк, без - татарлар үзебезнең телебез, динебез өчен көрәшне беркайчан да туктатырга тиеш түгелбез. Бу мәсьәлә хәзер дәүләт күләмендә күтәрелде. Балаларыбыз, оныкларыбыз әби-бабалары, ата-аналары белән татар телендә сөйләшәме соң хәзер? Татарның 50 - 60 проценты - юк, сөйләшми, чөнки татарча...

Азатлык, хокуклык өчен көрәш һәрчак дәвам итә. Әллә кая барасы юк, без - татарлар үзебезнең телебез, динебез өчен көрәшне беркайчан да туктатырга тиеш түгелбез. Бу мәсьәлә хәзер дәүләт күләмендә күтәрелде.

Балаларыбыз, оныкларыбыз әби-бабалары, ата-аналары белән татар телендә сөйләшәме соң хәзер? Татарның 50 - 60 проценты - юк, сөйләшми, чөнки татарча белми. Татар милләтен ирекле күрү - татар халкының гомерлек хыялы. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез үз халкын мескен булмаска өндиләр, безне рухи яктан көчле күрергә телиләр. Мондый кешеләрне без милләт каһарманнары, милләтпәрвәр дибез. Ләкин аларның татар мохитен тәрбияләүче язмалары белән татар балаларының бик азы гына таныш. Күпчелек гаиләдә хәзер рус телле татар балалары тәрбияләнә. "Әниеңне яратасыңмы?" - дип сорасаң, бала: "Яратам", - ди. "Телеңне яратасыңмы?" -дип сорасаң, я җилкә сикертәләр, я: "Белмим", - дип җавап бирәләр. Әниеңне яратасың икән, аның телен дә, киемен дә, динен дә ярат, диясе килә.

Үз телебезгә хөрмәт, игътибар бирү гаилә эчендә башлана бит. Моны беребез дә онытырга тиеш түгел. Татар халкы - көчле халык, уңган халык.

Мәсәлән, Сингапурда дүрт телдә сөйләшәләр. Анда бер-берләренең телләрен хөрмәт итәләр, гәрчә аралашу Сингапур телендә булса да. Моны үрнәк итеп алырга була. Безнең илдә дә әлеге өлге белән эш алып барсалар, күп милләтләр үз телен ярата төшәр иде, белер иде, мөгаен. Үз телеңне хөрмәт итү, аны саклау, үстерү - безнең беренчел бурычыбыз. Яшьләр шуны аңласын иде.

Гыйльмеруй Байбекова,

педагогик хезмәт ветераны.

Бөгелмә шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: