Бөгелмә авазы

Татар киносы: бүген һәм иртәгә

Күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган XII республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясе быел "Татар киносы: бүген һәм иртәгә" дигән исем астында үткәрелде. Карабаш 2 нче урта мәктәбеннән без - бер төркем укучылар шушы конференциядә катнашу бәхетенә ирештек. Безнең эшебез татар киносы тарихын, аның бүгенгесен яктыртуга багышланды. Максатыбыз: киноның татар халкына...

Күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган XII республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясе быел "Татар киносы: бүген һәм иртәгә" дигән исем астында үткәрелде. Карабаш 2 нче урта мәктәбеннән без - бер төркем укучылар шушы конференциядә катнашу бәхетенә ирештек. Безнең эшебез татар киносы тарихын, аның бүгенгесен яктыртуга багышланды. Максатыбыз: киноның татар халкына кирәк булуын исбатлау. Үз эченә серләр яшергән кино сәнгате шулай безне бөтереп кино тарихы дөньясына алып кереп китте.

Бүген фотоаппарат тоткан һәркем кино төшерә ала. Заманча фотокамералар зур экранда күрсәтерлек сыйфатлы фильмнар төшерергә мөмкинлек бирә. Кинода баш рольне уйнарга яки режиссер булырга хыялланган кешеләргә юл ачык. Яхшы кинематограф кына буласы… Моның өчен кино белеме кирәк. Ә без - 21 нче гасыр кешеләре - үзебезне кино һәм телевидениедән башка күз алдына да китерә алмыйбыз.

2016 ел Кино елы дип игълан ителгән иде. Бу - бөтен дөньяда кино яратучылар бәйрәме. Кино тарихы ерак Франциягә барып тоташа. Беренче кинофильм Париждагы Капуцинок бульварында, «Гранд-кафе»да киң җәмәгатьчелеккә 1895 елдан абыйлы-энеле Люмьерлар тарафыннан күрсәтелә башлый.

Россиядә беренче мәртәбә кино 1896 елның 4 маенда Санкт-Петербург шәһәренең «Аквариум» паркында күрсәтелә. Башта ул "телсез" кино дип йөртелсә, 1931 елда тавышлы беренче фильм төшерелә. Ә 1938 елда төсле форматтагы беренче фильм экраннарга чыга. Ул "Броненосец Потемкин" дигән фильмда буяу карандашы белән буялган флаг була. Шушы бер деталь өчен фильмны төсле фильм дип йөртә башлыйлар.

Бүген кино сәнгате барлыкка килгәнгә 120 ел тулып узды. Ул еллардан соң кино индустриясе зур үзгәрешләр кичерә, кыска метражлы һәм "телсез" кинодан хәзерге заман киносы туа.

Бу эшне эшләгәндә мин үзем өчен зур бер дөнья ачтым. Безгә, мәктәп укучыларына, бу өлкәдә без белмәгән хәзинә тулып ята икән, ләбаса!

Безнең татар киносы туганга да бишбылтыр, икән. Гафу итәрсез, 90 елга якын. Иң беренче татар уен-фильмы - "Булат-батыр" 1928 елның 22 февралендә Казанның "Электра" кинотеатрында күрсәтелгән. Бу Казанда моңа кадәр төшерелгән киноларның иң зурысы саналган.

Драманың нигезендә Пугачев күтәрелешләре вакытында качкыннарның башлыгы Булат батырның шәхси драмасы ята. Фильмның әдәби сценариен Габдрахман Шакиров язган. Режиссер ассистенты ролендә, киләчәктә документаль фильмнар төшергән татар режиссеры Каюм Позняков була. Картинаның режиссеры исә − Юрий Тарич, операторы - Григорий Гибер.

Эзләнүләр нәтиҗәсендә шуны белдем: бүген татар киносы турында күп сөйлиләр, эзләнәләр, эшлиләр, табалар һәм югалталар икән.

Татар киносы нинди булырга тиеш? дигән сорау барысын да борчый.

Бу сорауга Татарстан Кинематографлар берлеге рәисе, режиссер Илдар Ягъфәров: "Безгә кыйммәтле булмаган фильмнар төшерергә кирәк. Алар татарны начар яктан күрсәтмәскә тиеш", - ди.

Драматург Мансур Гыйләҗев: Бүген милләт үзен кино аша күрсәтә ала. Безгә көчле кино кирәк. Салкында машинаны кабызып җибәрү авыр бит. Ә бездә кино шул хәлдә", - дип борчыла.

Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов: "Кино һәркемгә аңлаешлы булырга тиеш. Шул ук «Мөһаҗирләр»не дә төшерергә була. Мәскәүдә төшерелгән «Тени исчезают в полдень» кебек кино килә дә чыга. Спектакльдәге кебек, кинодан да кеше тәрбия ала", - ди.

Илшат Рәхимбай: "Кино - бик көчле милли корал. Шуңа күрә кино төшерергә ярдәм сорап, Мәскәүгә исәп тоту дөрес түгел. Үзебезнең татар җанлы шәхесләребезгә таянырга кирәк", - дип саный.

Артистка Рәмзия Закирҗанова: Нурания Җамали үзе яза, үзе куя", - ди.

Афәрин! Булдыра Нурания апа!

Мондый милләт җанлы кино осталары булганда татар киносы була да була инде! Иң шатландырганы - мәктәп программасына кирәкле әсәрләр буенча төшерелгән фильмнар. Ә кино карарга яратабыз без, анысы хак. Әгәрдә рольдә үзең уйнасаң... Без кайсыбыз гына кинода уйнау турында хыялланмыйбыз икән? Монысы әлегә хыялда гына кала.

Мультик яратучылар турында да әйтеп китим әле. Мультипликация жанры кино жанрына караганда алданрак барлыкка килгән. 1877 елның 20 июлендә талантлы уйлап табучы инженер Эмиль Рейно Франциядә "праксиноскоп" дигән аппарат уйлап таба. Ул тасмалы уенчыкка охшаган бер әйбер була. Андагы рәсемнәр кызыклы хәрәкәтләр ясап әйләнәләр. Соңрак ул аны тагын да яхшырак итеп үзгәртә. Анимацион студияне иң беренчеләрдән булып 1915 елда Барр һәм Брей дигән кешеләр ачып җибәрәләр. Баштагы мультфильмнар "телсез" була. Иң беренче тавышлы мультфильмны 1928 елда Уолт Дисней төшерә. Ул "Вили пароходы" дип атала. Рус анимациясенең туган елы итеп 1911 елны санарга була.

Мультфильмнарны татарчага тәрҗемә итү эшен "Барс медиа" компаниясе башлап җибәргән. Мультиклар гади тәрҗемә генә түгел, анда татар телендәге җырлар, мәзәкләр дә кергән. Кайбер геройлар әле мишәрчә дә сөйләшә.

Тагын "АКСУ компаниясе" студиясе танылган совет мультфильмнарын татарчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнә.

Ә менә чын татар мультфильмнарын төшерүче «Татармультфильм» оешмасы Казанда 2009 елда оешкан. Мультфильм ясаучылар үз халкына, үз иленә мәхәббәт хисләре белән тәрбияләнгән киләчәк буын балаларын үстерүгә өлеш кертергә тели. Бу иҗади хезмәтләр яхшылыкны - яманлыктан, дөресне - ялганнан, гаделлекне икейөзлелектән аерырга өйрәтә.

2005 елдан алып һәр елны Казанда уздырыла торган Халыкара мөселман кинофестивале үзебезгә бигрәк тә кирәк. Чөнки аның ышыгында татар киносы шытып килә. Тәрбия булганда ныгыр да, үсеп тә китәр, җимешләрен дә китерер. "Татаркино бар дип әй­тергә аз гына калды", - ди­гән кино белгече Алексей Барыкин.

Татарстанның яшь режиссерлары игътибарга лаек, эшләргә ашкынып торган талантлы кешеләр. Әмма иҗатны коммерция белән бәйләүче продюсерлык институты булмаганга, аларның эшләре игътибардан читтә кала. Чөнки кино касса янында башлана. Халык вакытын гына түгел, акчасын да кызганмаса тиеш. Ә киноның безгә кирәклесе инде туган. Татар киносы бар. Бүген кинога барасызмы? Әйдәгез, кинога!

Язманы Карабаш 2 нче мәктәбе укучысы Илнара ГАЛЛӘМОВА әзерләде.

Рәсемдә: 7 "А" сыйныфы укучылары Алинә Газизҗанова белән Нияз Фәсхетдинов бүләкләү тантанасында. Бүләкләрне Нурания Җамали тапшыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: