Бөгелмә авазы

Тарихыбызны барладык

25 август көнне инде матур традициягә әверелгән, шәһәр һәм район халкының көтеп алган бәйрәмнәре - Татарстан Республикасы көне һәм Бөгелмәнең 231 еллыгы үткәрелде.

Әлеге бәйрәм чараларында мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләре дә бик теләп катнашты. "Яраткан шәһәребезгә" дип аталган чәчәк экспозицияләре һәм декоратив-гамәли иҗади күргәзмәләр эшләдек. Безнең "Энҗекәй" балалар бакчасы хезмәт коллективы үзебезнең тарихыбызга мөрәҗәгать итте: "Сөембикә" манарасын ясадык. Күргәзмәләрне шәһәрдәшләребез һәм бәйрәм кунаклары бик озаклап, күпчелек очракта сокланып карадылар. Шулай итеп, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре бәйрәм үткәрүгә үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр, без моның белән чын күңелебездән горурланабыз.
Лилия САФИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: